Язмышларның әче җилләре
Тукай районының Борды авылында тоткынлыкта дөньяга килгән, балачагы әсирлектә башланган Борис Кудряшов гомер итә. Аңа быел 79 яшь тула.
Никифор бабай оныгы
Кудряшовлар нәселе, элек-электән, Борды авылында эшкә уңган-булганлыгы белән дан тота. Никифор бабайларының игелекләре хакында легандалар йөри. Аның улы Илья Кудряшов гаиләдә бердәнбер бала булып үсә, туганнары, балалары күп булган күршеләрдән һәрвакыт көнләшә ул, шуңа кечкенәдән зур гаилә турында хыяллана. Ул үз тиңе булган Дарья исемле кызга өйләнә. Яратып, Дарҗа дип йөртәләр аны. Матур, тату гомер итәләр, алты малай, ике кыз табып үстерәләр. Илья да әтисе кебек бик тырыш, оста куллы кеше була. Үзенең алачыгын булдыра, шунда ат арбасы тәгәрмәчләре, халык өчен кирәкле эш кораллары ясый, хәтта тарантас ясап авылны шаккатыра. Бордыда беренче таш амбарны да ул төзи. Ильяның бөтен балалары да үзе кебек тырыш, уңган, талантлы булалар. Бу матур сыйфат нәселдән-нәселгә күчеп килә. Һәрберсе үзе кебек балта остасы һәм рәсем ясауга да маһир була. Бигрәк тә, Петр исемле улы агачтан әйберләр юнып ясарга, рәсемнәр ясарга бик маһир, оста була. Илья дәдәй төп нигезендә төпләнеп калучы итеп нәкъ менә – улы Петрны сайлый. Малаеның зирәк, төпле булуын бик яхшы белә, аның туганнары белән арадагы татулыкны да саклап торачагына ышана.
Петр Ильич Борды мәктәбендә укып белем ала. Эштә чыныгып, кыю йөрәкле булып үсә. Аны1938 елда армия сафларына алалар. Ул Житомир өлкәсендә хезмәт иткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Петр, алгы фронт сызыгында, сугышчан дуслары белән туган илебезне дошманнардан саклый. 1942 елда алар фашистлар чолганышында калалар. Йөзләрчә солдатны пленга алалар һәм Германиягә илтү өчен авылдан алып чыгып китәләр. Бик озак җәяү баралар, басуда салам өемнәре күренә. Ни булса, шул булыр, дип Петр салам өеменә сикерә. Немецлар автоматтан аталар, аның салам өеме эчендә инде үлгән булуына ышанганнан соң китеп баралар. Ул исән кала, кичкә кадәр шунда ята. Караңгы төшкәч бер шуышып, бер тормакчы булып ерак булмаган бер авылга барып җитә. Нәкъ менә ул шунда бер татар кешесен очрата, ул татар шагыйре Нәби Дәүли булып чыга. Икесе дә туган телдә сөйләшеп танышканнан соң, бер өйнең ишеген шакыйлар. Анда бер ялгыз хатын яшәгән була, ул хәрбиләрне ашата, эчертә, кунарга урын җәеп бирә.
Икенче көнне авылга немец полицейскийлары килеп тула. Халыкны бер урынга җыялар. Алар Германиядә эшләтер өчен таза, сәламәт кешеләрне җыярга килгәннәр икән. Хуҗа хатын Петрга үз улының документларын тоттыра. Аның үз малаен Германиягә җибәрәсе килми. Аны яшереп калдырырга уйлый. Петр комиссиягә кергәч ни күрсен, тикшерүче табиб Борды авылыннан таныш кеше Григорий Куприянович Маклаков була. Фашистлар аны автомат түтәсе белән куркытып бу эшкә мәҗбүр иткәннәр, аны да тоткынлыкка алган булганнар. Ул Петрны таный, ярдәм итмәк булып, Германиягә җибәрмәсеннәр өчен, үлгән, дип язып чыгара. Ишектән чыгуга, язуларга карап та тормыйча, Петрны сәламәт кешеләр төркеменә төртеп җибәрәләр. Алып китәләр дә эшелоннарга төяп көнчыгышка озаталар. Бер ай баргач, Германиянең Гонновер шәһәренә килеп җитәләр. Биредәге концлагерьга илтеп ябалар. Ике көн ашатмыйлар. Кечкенә бүлмәдә 20 кеше интегә, суларга да һава җитми, ике көннән соң 7-8 кешегә генә җитәрлек табак белән ризык кертәләр. Анда кабыклы бәрәңге белән яшел яфраклар салынган сыекча була. Чөгендер жомыннан ясалган ипи, ач кешеләр ни бар шуны капкалыйлар, тамаклары туймый, ашказаннары авырта. Тоткыннарны төрле эшләргә билгелиләр. Хатын-кызлар бәрәңге бункирлары төзиләр, ир-атлар Финляндиядән китерелгән йортларны җыялар. Бу йортларда офецер хатыннары яшисе, диләр. Тоткыннар үзләре йортларны төзиләр, үзара сөйләшеп алалар, әйдәгез, төзеп бетергәч ут төртеп яндырабыз, дип. Егермеләп йорт төзелеп беткәч янгын чыга, төзелгән йортлардан кисәү башлары гына кала. Тоткыннар иректә булмасалар да Совет Армиясенең уңышлары турында ишетеп торалар. Алар туган илләрен, яшәгән җирләрен сагыналар.
Әсирлектә туган мәхәббәт
Петр шушы Гонноверда, үзе кебек тоткын, Орел өлкәсендәге Маховка районының Репеновка авылында туып-үскән Александра исемле кыз белән таныша. Алар дуслашып китәләр, уртак язмыш берләштерә, ул мәхәббәткә әверелә. Качып кына булса да очрашалар. Петр Шурага үзенең хисләрен белдерә. Немецлар Петрның тырыш, уңган булуын эшеннән белеп торалар. Шуннан файдаланып, ул өйләнергә теләге булуын немец офицерына белдерә. Каршы килмиләр, ике яшь йөрәк шулай итеп кавыша. 1944 елның 29 сентябрендә тоткынлыкта аларның беренче сабыйлары туа. Аңа Борис дип исем кушалар.
Совет армиясе, җиңүләр яулап, 1945 елда Германиягә үк килеп җитә. Самолетлар оча башлый, бомбалар шартлавы ишетелә. Берничә бомба концлагерьга да килеп төшә. Әмма үлүчеләр аз була. Гоновер урамнары немецларның машиналары, мотоцикллар белән тула. Фашистлар кача башлыйлар, шулай итеп бу шәһәрне безнекеләр сугышсыз гына басып алалар.
Фашистик Германия җиңелә. Әмма тоткыннар һаман биредә кала әле. Петр Кудряшов хатыны Александра белән туган якларга кайтырга хыялланалар. Ул якташлары Владимир Маклаков һәм Куприян Адылев белән очраша, аларның да теләге тизрәк Татарстанга кайту. Әмма тоткыннар һаман басым астында булалар әле, биредә пәйда булган америкалылар коткы тараталар: “СССРда әсирлеккә бирелгәннәрне кичерү юк. Анда – авыр эш, халык ач, ил җимерек. Америкага китү кулай булачак!”
Туган илгә, бары тик туган илгә! “Нәрсә булса шуны күрербез,” – дип, Петр белән Александра туган илгә кайтырга булалар.
Америкага китәсе бала
Бер көнне лагерьда “америкалылар балаларны алып китәләр икән”, дигән хәбәр тарала. Петр тиз генә балалар колониясенә йөгереп кереп, тәрбиячене төртеп җибәрә дә улы Борисны күтәреп ала, аннан алып чыгып хатыны Шура кулына тоттыра. Үзе дә газиз улын кат-кат кулына алып, назлый. Александра да сабыен кочагына алып күз яшьләре белән иркәли, сөя, шатлана.
Алар уллары белән бергә кайтыр юлга – Эльба ягына кузгалалар. Әмма монда кайтыр өчен дә чират, шулай итеп аларга өч ай көтәргә туры килә. Алар, “башта – Орелда, аннан Бордыда булырбыз”, дип бер ай эчендә кайтып җитеәргә хыялланган булалар. Хыяллар челпәрәмә килә, хатын-кызларны ирләр белән бергә илгә чыгармыйлар.
“Мин сине җир астыннан булса да эзләп табармын”, – дип Петр СССР чиген үтә, аннан туган авылы Бордыга юл ала. Хатыны, улын җитәкләгән көе, чик буенда үксеп елап кала. Җитмәсә, икенче балага узганлыгы да инде шактый үсеп килгән көмәненнән сизелә. Ике атнадан Шура да Орел өлкәсендәге туган авылына кайтып төшә. Сугыштан соң, илдә бөтен җирдә хәерчелек: аягын-кулын югалтып кайткан инвалид солдатлар, ач-ялангач ятимнәр, тол хатыннар...
Александра Орел өлкәсендәге Репеновка авылына кайтып җиткәч, үз күзенә ышанмый тора, бөтен җирдә җимереклек, үзләренең йорты урынында ташлар гына аунап ята. Моны күреп, ул аңын югалтып егыла. Аны әтисенең дәдәсе үзләренә алып кайта. Каяндыр он табып алып кайтып шуңа бәрәңге кырып, ипи пешереп тамагын туйдыралар. Татарстаннан бик озак кына хәбәр килми. Почта хезмәте җанлангач, Петрдан хатлар килә башлый. “Миңа паспорт бирмиләр, белешмә дә алып булмый”, дип яза Петр. Ул Александрага “әйдә, үзең кайт, өйләнгәнемне, ике балам барлыгын әни дә, туганнар да белә, сезне көтәләр” дип яза.
“Без кайтабыз, җаным, каршы ал!”
1947 елда, күп михнәтләр кичеп Александра Бордыга кайта. Аны, ике балсы белән, Орелдан башта поездга утыртып җибәрәләр, аннан бер параходтан икенчесенә күчә-күчә, 5 көн эчендә Чаллы пристаненә килеп төшә. Почтага кереп, Петрга хәбәр бирә. Әле хәбәр авылга барып җиткәнче, өч кич кунакханәдә кунарга туры килә. Петр, сөенеченнән канатланып, сөйгән ярын, балаларын алырга, җигүле ат белән Чаллыга килә.
Александраны Бордыда үз итәләр, бигрәк тә туганнары ярата. Тик авыл халкы урысча начар белә, ә Шура татарча берни аңламый. Ә үсмер малай Борис исә телне бик тиз өйрәнә, ул әнисенә дә, әбисенә дә тәрҗемәчегә әйләнә. Тормыш дәвам итә. Петр үз хуҗалыгын булдыру турында уйлана башлый. Аның әтисе Ильяның хуҗалыгы, йорты янгын чыгып янып беткән була. Башта бер иске йортта яшиләр, акрынлап барысын да булдырырга тырышалар. Үзен, тырыш һәм акыллы булганы, кешеләр белән җиңел аралаша белгәне өчен, колхозда бригадир итеп куялар. Хатыны Шура да колхоз эшенә йөри башлый, кешеләр белән аралашып, ул бер ел эчендә татар телен өйрәнә.
Борды авылында Кудряшовларның күркәм гаиләсен хөрмәт итәләр. Алар ярдәмчел, киң күңелле булалар, Петрның оештыра белү сәлатен дә колхоз җитәкчеләре югары бәяли.
1948 елда өченче балалары Иван туа. 1950 елда – Анатолий. Петр гаиләне тәэмин итү өчен көне-төне эшли. Әнисе Мария Егоровна бик уңган хатын була, киленен бөтен эшкә дә өйрәтә. Совет заманы булуга карамастан, Александра динле була, ул Аллага ышана. Аларның тагын сабыйлары туа: 1952 елда – Николай, 1954 елда – Илья, ә 1956 елда Петя дөньяга килә.
Яңа өйгә күчкәч
1955 елда колхозлар ныгый башлый, тормышлар җиңеләя. Хезмәт көненә ашлык бирә башлыйлар.Хезмәт көннәре тулганнарга ел ахырында өстәмә акча да бирәләр. Петр Ильичның балалары да эштә катнаша, алар да хезмәт хакы алып кайта башлыйлар. “Шура, сиңа акча санап кына утырырга инде”, – дип шаярта Петр.
Кудряшовлар 1955 елда яңа өй салырга уйлыйлар. 12 яшьлек Борис белән урманнан озын арбага салып агач ташыйлар. Балалары белән бергәләп, саздан мүк чыгаралар. Күрше-күләнне, туганнарны чакырып, өйне өмә белән күтәрәләр. 1956 елда кече улы Петя тугач, яңа өйгә күчәләр. Инде өлкән балалар кул астына кереп булыша башлыйлар. Колхозда халыкның томыш-көнкүреше яхшыра. Бәла көтмәгәндә килә – Петр Кудряшов авырый башлый. Аны 1965 елда бөтен Борды халкы зур хөрмәт белән җирли. Әнисе Мария түти килене тәрбиясендә кала, бик тату, матур яшиләр. Шура каенанасын үз әниседәй карый. Мария Егоровна 1971 елда вафат була.
Александра түти
“Балаларым кечкенәдән авыл, колхоз тормышының бөтен авырлыгын татыдылар, туган җирдә төпләнеп калдылар. Алар бит балалыкны да бик аз тойдылар, шуңа күрә күбесенә уку да эләкмәде. Кече малаем Петр гына инженер, ул институт тәмамлады. Борисым – рәссам, аңа бу талант буыннан-буынга күчеп килә.”– дип искә ала иде Александра түти. Ул бер ел эчендә татар телен өйрәнүе белән дә күпләргә үрнәк булып тора, җитмәсә керәшен җыруларын да халыкча башкара, бордылыларга чиркәү җыруларын да өйрәтә иде. 2011 елны ул бакыйлыкка күчте.
Гомер юлларын үткәндә
Сүзебез тоткынлыкта туган Борис Кудряшов турында иде. Сугыш бетеп, әнисе Шура белән Бордыга кайткач, авылда аны бик тиз үз итәләр. Дуслары күп була, өлкәннәргә һәрвакыт ярдәмгә килергә тора. 1952 елда ул сеңелесе Таня белән Борды мәктәбенә укырга керә. Укытучысы Федора Колесникова Борисның кыюлыгына, зиһенлелегенә соклана, сеңелесенә ярдәм итәргә торуын яхшы бәяли. Рәсемнәрне бик оста ясый, аны мәктәп стена газетасы редколлегия составына сайлап куялар. Бишенче классны тәмамлаган Борисны алдынгы комбайнер Владимир Лавреньтев үзенә ярдәмче итеп ала. Борисны техника белән мавыгыр дип уйлыйлар. Әтисе аны трактористлыкка укырга күп тапкырлар кыстап карый, әмма малай үзенең рәссам буласы килүен яшерми әйтә, аның карары нык була. Шулай да әтисе аны механизаторлар әзерли торган училещега илтеп куя, бер атнадан укуын ташлап, Борис авылга кайтып төшә. Аны авыл клубына мөдир итеп куялар. Клубта эшләр җанлана, концертлар куялар, танцылар була. Танылган җырчы Илһам Шакиров та килеп концерт куеп Борды, Җәйләү халкын сөендереп китә.
Әлмәт татар дәүләт театры да тамашалары белән Борды да еш була башлый. Борис алар белән тыгыз элемтәдә була, артистлар авылга килүгә, куну өчен өйләргә урнаштыра, ашау-эчү ягын да бик тиз хәл итә. Бер килүдә, театр режессеры Тайфур Кичекбаев “Эх, театрыбызда бу төркемдә тагын бер артист булса иде”, – дип әйтеп ташлый. Моны ишеткәч, ике дә уйламыйча, Борис: “Үземне аласызмы?” – дип әйтә. Шулай итеп, аны икенче көнне Чаллыда булган чираттагы тамашага чакыралар. Ул тиз арада рольне өйрәнеп спектакльдә уйный. Аннан гастрольләр белән башка районнарга китәләр. Шулай итеп, егет яшь артист булып йөреп кайта. Җитмәсә, шактый гына күләмдә хезмәт хакы да бирәләр.
1967 елда Борис Кудряшовны Совет армиясе сафларына чакыралар, ул сроклы хәрби хезмәтне Польшаның Лечница шәһәрендә үти. Өч ел хәрби хезмәттә калырга ризалык биргән егет 1968 елда туган ягына кайтып, Зәй районының Әхмәт авылы кызы Тамара Бухарова белән Борды авылы авыл советында язылышалар. Туйдан соң, Борисның хезмәт урынына – Польшага китәләр. Тамара хәрби госпитальдә фельдшер булып эшли. 1969 елда игезәк кызлары туа. Алар 1969 елда Чаллыга кайталар. Камгэсэнергостройда бишенче художество участогы ачылган чак була, Борис шунда рәссам булып урнаша. Хатыны Тамара башта – балалар дәваханәсендә, аннан теш дәвалау поликлиникасында эшли.
Борды авылында Борис Петрович үз туганнары белән берлектә җитергән матур йорт тора. Аны Борис 1992 елда үзе төзи башлый, икенче катын төзегәндә туганнары ярдәмгә килә.
2009 елдан Борис Петрович – элекке кече яшьтәге әсирләрнең халыкара союзы төбәк бүлеге җитәкчесе. Тукай районындагы һәм Чаллыдагы алты кеше бала вакытта тоткынлыкта булган. Бик күп тормыш авырлыкларын күргән Борис Петровичның язмышы һәм хәзерге хезмәте турында язсаң, бер китапка гына сыймас иде. Ул – үзенең тормыш рәвеше белән дә яшь буынга үрнәк. Шуңа да аны Борды мәктәбенә, укучылар белән очрашуларга еш чакыралар. Аны хатирәләре үткәннәргә алып кайта һәм йөрәге түреннән ургылып, күз яшьләре булып чыгалар. Сабыйлык чоры Германиядә, әсирлектә үткән Борис Кудяршовка ныклы сәламәтлек, озын гомер телик, аңа әле әсирлек газабын күтәрә алмаган яшьтәшләре өчен дә яшәргә язсын.
Мирһади РАЗОВ,
Татарстан язучылар союзы члены.
ЯрЧаллы шәһәре.
Фотолар – Кудряшовларның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев