Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Явамы, Гәүрей?

Питрәч районының Кәвәл авылында яңгыр яуганда, берәрсе урамнан кайтып керсә, «Явамы, Гәүрей?» — дип сорыйлар. Ник алай дип сорыйлар? Каян килеп чыккан ул сүз? Бу турында II Керәшенчә марафонда катнашучы Тамара Муханова сөйләде.

Безнең урамда гына, бер өй аркылы Сылу кушаматлы кешеләр яшәгән. Боларның Гәүрей (Гавриил) һәм Бәчелей (Василий) атлы малайлары булган.

Көз көне. Сентябрь айлары. Бәрәңге алыр чак җиткән. Гәүрей белән Бәчелей бәрәңге сабагы урырга бакчага чыгып киткән. (Элек чалгы белән чабу булмаган, бәрәңге сабагын урак белән урганнар). Болар чыгып, озак та үтми, яңгыр сибәли башлаган. Гәүрейгә шул гына кирәк тә, урагын тотып өйгә кереп киткән.
Анасы, Гәүрейнең кергәнен күреп:
— Явамы, Гәүрей? — дип сораган.
Гәүрей:
— Ява, ява! Әйт, Бәчелейгә урмасын! — дип җавап биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев