Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабактан ясалган витаминлы десерт рецепты

Менделеевск районының Сәйтәк авылы клубы мөдире Ясминур Гыйзәтуллиналар гаиләсе бакча тутырып яшелчә үстерәләр.

Быел бакчаларында помидор, кыяр, борыч, баклажан, бәрәңге, кабак бик уңган. Ул кабактан иммунитетны күтәрә торган татлы ризык әзерли икән. “Аны елның теләсә кайсы вакытында әзерләргә мөмкин. Кабакның булуы гына кирәк”, – диде Ясминур.

Кабак – 1 килограмм, имбирь – 20 грамм, 1 лимон, күрәгә - 400 грамм, шикәр комы – 0,5 килограмм яки тәменчә бал.

Иң беренче күрәгәне кайнап торган су белән юып, йомшартырга кирәк. Кабак, имбирь, киптерелгән лимон кабыгы (лимон да мөмкин) һәм күрәгәне блендерда ваклатырга. Тәменчә бал кушарга була. Суыткычта сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев