Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшь, талантлы җырчы карендәшебез Ольга Бачкова - редакциябез кунагы

Мамадыш районының Владимир авылы кызы, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле солисты Ольга Бачкова белән хәзерге томышы, киләчәккә планнары турында сөйләштек.

Ольга кечкенәдән үк сәхнәдә чыгыш ясарга хыялланган һәм үз хыялына тугры калган. Ике як гаиләсе дә җыр-моңга гашыйк аның. 

Җырга мәхәббәте 5 яшьтән үк уянган Оля башта музыка көллиятен, аннары югары уку йортын тәмамлый. Һәм менә 2019 елдан бирле «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле солисты.

— Бәләкәйдән бирле чаңгыда да яратып шуам, ярышларда катнашып, гел җиңүчеләр рәтендә идем. Шуңа күрә үсә төшкәч, спорт белән җыр арасында сайларга туры килде. Гаиләм белән киңәшләшкәч, яхшылап уйлагач, иҗат юлын сайларга булдым, - дип сөйли Оля.

Ольга «Бәрмәнчеккә» ничек килеп эләккән? Киләчәккә планнары нинди? Сольный карьера турында уйланамы? Бу һәм башка сорауларга җавапны Ольга белән уздырылган әнгәмәдән белерсез. Ә ул әңгәмә «Туганайлар» газетасының 25 январь санында басылып чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев