Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мөслимнән Роза Маракина бик тәмле кәбестә пирогы пешерергә өйрәтте

Роза Ивановна Тукай районы Теләнче Тамак авылында туып-үскән. Ул кәбестә пирогы рецептын тәкъдим итә.

“Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәрендә югары белем алдым, шунда 19 гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укыттым. Мөслим якларына кияүгә чыктым. Кызыбыз бар, Казанда 5нче курста укый. Буш вакытта китап укырга, (төрле әдәби марафоннарда, конкусларда катнашырга) театр, музей, концертларга йөрергә, бәйләргә-чигәргә, сәяхәт итәргә, ризыклар пешерергә яратам. Эштән кайткач, иркенләп, тәмле ризыклар пешерүгә керешәм", - ди ул. 

Роза кәбестә пирогын түбәндәгечә пешерә.

- Кәбестәне турадым да, калын төпле майсыз табада бераз пешереп алдым. Су салмадым. Әкрен генә болгаткалап 3-4 минут тирәсе пешердем, аннан 2 вак суган, 1 кишерне (кыргыч аша уып) кәбестә янына салдым. 2-3 минуттан 3 кашык сыек май салдым. Бераз вакыттан ярты чәй калагы тоз, чак кына борыч һәм кипкән базилик удым да 10 минут чамасы яхшылап болгатып кыздырдым.

Камыр өчен 5 кашык кефир, 3 кашык сыек май, 1 йомырка, 1-2 стакан он (он өстенә калак очында сода салып, икесен бергә иләдем). Йомшак кына камыр бастым. Аннан пирогны ясап, духовкага “Тәмле итеп пеш!” дигән приказ белән 45 минутка кертеп җибәрдем. Кемнең ничектер, газ духовкасында шушы вакыт җитә.

Әтиемнең энесе Гриша дәдәйдән (урыны оҗмахта булсын): “Йә, ничек тәмле булганмы ?”, ­– дип сорагач, бераз паузадан соң: “Тәмсез дип әйтеп булмый”, ди дә, тагын өстәмә сорап ашый иде”.

Ашларыгыз тәмле, өстәлләрегез мул булсын, якыннарыгыз һәрвакыт янәшәдә булсын. Дөньялар имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев