Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яр Чаллы керәшеннәре айлыгы концерт-тамаша белән башланып китте

Язның беренче көнендә җирле керәшен җәмгыяте тамашачыларны җыйды.

Мартта Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең "Җакын дуслар җыелышкач" проектын Яр Чаллы керәшеннәре дәвам итә. Айлык дәвамында узачак чаралар белән инде таныштырып узган идек

1 мартта Яр Чаллының "Родник" Халыклар Дуслыгы йортында "Арулармысез, якын туганнар" дип аталган концерт-тамаша узды. Ул "Карендәшләр" халык ансамбле, Виталий Агапов һәм аның уллары, җирле үзешчән башкаручылар катнашында узды. Сүз уңаеннан, кичәдә удмурт карендәшләребез дә катнашты. 

- Чаллы керәшен җәмгыятенә быел 32 ел. Бу вакыт кеше гомерендә дә эз калдыра, ә оешма тарихы өчен тагы да зуррак сан. Бәйрәмнәребезне матур итеп уздырабыз. Алар да зур әһәмияткә ия. Халыклар Дуслыгы йортындагы башка оешмалар белән дә тыгыз эшлибез. Айлык дәвамында зур эшләр көтә. Казанда булачак чараларга да һәркемне алып барырга без риза, – дип тамашачыларга мөрәҗәгать итте Яр Чаллы керәшеннәре бүлеге җитәкчесе Виталий Агапов.

Бәйрәм бер тында, үзебезчә күңелле узып китте. 

Кичәгә килә алмаучылар аны туры эфирда карый алды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев