Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Усы керәшеннәре район сессиясендә катнашты

6 феральдә Мөслим мәдәният йортында 2022 ел нәтиҗәләренә багышланган район сессиясе узды.

Сессия эшендә муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин, депутатлар, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев тә катнашты.

Сессиянең рәсми өлешенә кадәр кунаклар авыл хуҗалыгы һәм районда яшәүче халыкларның милли ризыклары күргәзмәсе белән танышты.

Күргәзмә өчен керәшен халкының милли ризыкларын Яңа Усы авылыннан "Усыкай буйлары" фольклор ансамбленә йөрүчеләр әзерләгән. 

– Үзебезчә күзикмәк, арыш икмәге, катык, төрле эчлекләрдән пешерелгән пируглар әзерләдек. Кунаклар кайнар ризыкларны яратып ашады, – дип сөйләде Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова. – Без, гомумән, районда уза торган барлык чараларда катнашабыз. Әле тиздән район күләмендә "Җиз кыңгырау моңнары" дип аталган зур фестиваль узачак. Ел саен ярминкәсенә атлар бизәп, җыруларыбыз белән, шау-гөр килеп, Мөслим урамнарыннан узабыз; милли ризыклардан гына торган саллы табын әзерлибез. Февраль азагына таба үзебезнең авылда Май чабуны зурлап үткәрергә, дип планлаштырабыз.

 Фото: Яңа Усы авылы мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев