Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елны Бүреләр базында каршыласаң...

1995 нче еллар тирәсендә булган хәл. Казаклар Чаллысы авылыннан Начтук тути маскарадка барганда Бурелэр базына төшеп киткән

Венера түтинең 7 класста укып йөргән чагы. Мин бөтенләй 2 яшьлек сабый. Авыл халкы мәш килеп Яңа ел маскарадына әзерләнә. Ул вакытта әни дә яшь бит әле, бик еш “гастрольләргә” йөрергә яраткан. Көн кичкә авышкан чак, әни авыл Советы идәнен юарга китә. Шулчак зоотехник кыз Резеда апа белән доярка Колчак Нина түти килеп керә.

− Начтук түти, әйдә идәнеңне аннан-моннан ю да, киттек Иванайга маскарадка, − ди болар. Әнинең эченә корт керә. Бөтен кеше күңел ачканда, ничек идән юып ятасың. Тиз генә сыпырып ала да, Күмәч Лиза түтиләрдән солдат киемнәре ала, башка фуражка, аркага рюкзак һәм аның эченә кипкән миләш тәлгәшләре тутыра. Инде образ әзер...

Түти белән менеп китәләр Иванайга. Көн буранлы, ара-тирә кар көртләре салган. Бата-чума Иванай башына җитәләр. Ул вакытта әле хәзерге кебек киң итеп урамнарны ачу юк. Аскы юлда кар салганлыктандыр инде, болар тау башыннан китәргә уйлыйлар. Ә тау башында Бүреләрнең базлары булган икән. Маскарадка соңга калудан курыккан әни шул базга төшеп китмәсенме... Вәт, сиңа Яңа ел! Чыршыдагы җем-җем йолдызлар менә шунда күренгәндер!  Бәхеткә каршы, түти, азаплана торгач, тартып чыгара әнине. Иванайга менеп җитәләр, әле бәйрәм башланмаган да була, шулай итеп, әни солдат киеменнән маскарадны ачып җибәрә.

− Ул чакта әлеге образ белән бөтен залдагы кешене җылатып бетердем мин, авыл халкы бик ошатты, − ди әни.

Менә шундый маҗара. Ул вакытта бер дә кызык булмагандыр инде ул, ләкин хәзер искә төшергән саен эчләр катканчы көләбез.

Олеся Дмитриева,

Балык Бистәсе районы, Казаклар Чаллысы авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев