Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елдан пенсия акчасы арта

Яңа 2023 ел башы эшләмәүче пенсионерларны акча арту белән сөендерәчәк.

Пенсиядәге кешеләрнең, әгәр дә беркайда да эшләмәсәләр, 2023 елның январь аеннан пенсия акчаларына индексация ясала, ягъни акчалары 4,8 процентка арта. Россиянең хезмәт министры Антон Котяков шул хакта әйткән.

Индексация күләме 4,8 процент булса да, эшләмәүче пенсионерларның барысына да бер үк суммадагы акча өстәлмәячәк. Ул һәркемнең хәзерге вакытта ала торган пенсия акчасыннан чыгып исәпләнә: әгәр дә пенсия акчагыз күп булса, – зуррак, ә пенсия аз булганда кимрәк суммада акча өстәлә.

Акча арту күңелле хәл инде. Үтеп бара торган 2022 елда да эшләмәүче пенсионерлар ала торган пенсия акчасы ике мәртәбә арттырылды: январь аенда – 8,6 процентка, ә июньдә – 10 процентка. Дәүләт пенсия биреп торганда көн итәргә була әле, бары тик азык-төлек һәм көндәлек тормыш өчен кирәк-ярак бәяләре генә бәйдән ычкынмасын...

Фото: Ольга Шуклина 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев