Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Балыклы мәдәният йорты «Милли костюмнардан фото» интернет-флешмобына кушылды

17 апрельдә Башкортстанда милли костюм көне билгеләп үтелде.


Бу бәйрәм халыкларның йола–гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәргә, үсеп килүче буынга халык мәдәнияте безнең байлыгыбыз һәм тарихыбыз икәнен аңларга мөмкинлек бирә.

"Яңа Балыклы мәдәният йорты да республика чарасы кысаларында «Милли костюмнардан фото» интернет-флешмобына кушылды. Бәйрәмдә күпмилләтле төбәгебезнең тарихына һәм мәдәниятенә тагын бер тапкыр күз салдык. Керәшен костюм элементларын, эшлекле һәм көндәлек киемнәрне күрсәттек. Мондый бәйрәмнәрне без көтеп алабыз. Рәхәтләнеп тарихка чумып, әби-бабайлардан калган киемнәрне барлыйбыз, аларның һәр элементын искә төшерәбез. Бу безнең өчен горурлык та, шул ук вакытта, файдалы да. Яшьләр дә безнең видео-фотоларны карап тарихыбызны сакларга омтылыр", – дип сөйләде Яңа Балыклының "Туганайлар" керәшен ансамбле җитәкчесе Наталья Васильева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев