Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ялларда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан матур чаралар узган

23 февраль көнне без традицион рәвештә Ватанны Саклаучылар көнен – Россиядә яшәүчеләр өчен иң мөһим булган бәйрәмнәрнең берсен бәйрәм итәбез.

24 февраль көнне Мамадыш районының Дүсмәт мәдәният йортында «Ватан сакчыларына Дан!» дип исемләнгән патриотик концерт булды.

«Концертта 2 группа  «Тәңкәләр» балалар керәшен ансамбльләре, «Җиңгәчәйләр» керәшен Халык фольклор ансамбле, «Умырзая» җыр ансамбле, авыл үзешчәннәре катнашты. Чарабыз хәйрия концерты дип игьлан ителгән иде. Концерттан кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җибәреләчәк», — дип хәбәр иттеләр дүсмәтлеләр.

Зәй районының Сәвәләй мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан матур чара узды.

«Кичәбезне авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков ачып җибәрде. Ул авыл халкын бәйрәм белән котлады. Кичәбезне тагын да ямьләндереп «Адымнар» фольклор ансамблье килгән иде. Шулай ук, Чубыклы авыл егете Рушат Гатауллин да чыгыш ясады. Авылыбыз үзешчәннәре дә концертта үзләренең талатларын күрсәттелләр.

Бәйрәмебезнең икенче өлеше «Төзәлмәс яралар» дип исемләнгән спектакль белән дәвам итте», — дип яздылар сәвәләйлеләр.

Балык Бистәсе районының Иванай авылы клубында ир-егетләр өчен «Солдатта булган диләр» дип исемләнгән чара булды.

Минзәлә районының Түбән Юшады авылында Минзәлә районы мәдәният хезмәткәрләре көче белән оештырылган хәйрия концерты узды. «Концерттан кергән һәм шулай ук авыл җирлегендә яшәүчеләрнең һәм авылдан читтә яшәүче авылдашларның җыйган акчалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

«Барлыгы 20 мең 400 сум акча җыелган. Безнең авыл җирлеге өчен бу шактый зур сумма. Битараф булмаган һәм әлеге чарада катнашкан һәркемгә рәхмәт, һәм ниндидер сәбәпләр аркасында катнаша алмаган, әмма бу изге эшкә үз өлешен керткән, акчаларын гомуми тупланмага керткән кешеләргә рәхмәт», — дип яңалыклары белән уртаклаштылар Түбән Юшадыдан.

23 февраль көнне Теләче районының Субаш һәм Сауш авыллары мәдәният учакларында да зур чара узды. Һәр ике авыл клуб җитәкчеләре Романова Т.һәм Гарифуллина А., мәдәният биналары базасында эшләп килүче берләшмәләрнең еллык эшен авыл халкы алдында яктыртуга иреште. Җюри членнары Субаштан "Нардуган" керәшен халык фольклор ансамбленең йола-гадәтләргә зур игътибарын билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев