Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ял көннәрендә Татарстанда -28 градуска кадәр салкын көтелә

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Якын көннәрдә Татарстан антициклон йогынтысында булачак, шуңа күрә һава температурасы сизелерлек түбәнәячәк. 

Шулай итеп, иртәгә синоптиклар -20 градуска кадәр салкынны фаразлый, ә суббота көнне термометрның терекөмеш баганасы төнлә -16..-21 градуска төшәчәк, ә көндез -12..-17 градус фаразлана. Воскресенье көнне тагын да салкынрак булачак: төнлә -19..-24 градуска кадәр (урыны белән -28 градус), шулай ук көндез -12..-17 градус салкын. Явым-төшем ихтималы аз.

Киләсе атнада һава торышы яңадан үзгәрәчәк. Якынча мәгълүматлар буенча, 5 һәм 6 декабрьдә төнлә -13..-18 градус, ә көндез -8..-13 градуска кадәр салкын көтелә. Моннан тыш, Татарстанның көнчыгышында бераз кар яварга мөмкин.

Синоптиклар билгеләп үткәнчә, якындагы 10 көндә һава температурасы республикада климат нормасыннан 4 градуска түбәнрәк булачак, ул республикада -7,4 градус тәшкил итә. Айлык температура да нормага сыешмаячәк һәм -1 градуска түбәнрәк булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев