Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Я.Емельянов исемендәге үзәктә Мөслим керәшеннәре декадасы башланды

4-14 март – Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Мөслим керәшеннәре декадасы дип игълан ителде!

Я.Емельянов исемендәге үзәк группасында айлыклар кысаларында төрле район керәшеннәре турында кызыклы мәгълүматлар, фото, видеолар урнаштырыла.

Республикабызнын ерак көнчыгыш читендә урнашкан Мөслим төбәгендә  керәшеннәр  яши торган ике авыл бар.

Районда халык татулыкта һәм бердәмлектә яши. Район тормышында керәшенәр зур урын алып тора, активлыгы белән уңай бәяләнә.

Бай тарихлы, үз культурасын саклап калган Яңа Усы белән Керәшен Шураны авыллары райондагы керәшен җәмгыятенең төп хуҗалары. Гасырларның ачы язмышы кагылып, илле еллык тарихын калдырып, Ясная Коммуна авылы 1979нчы елда юкка чыккан авыллар исемлегенә керә.

Бүгенге көндә Керәшен Шуранында 24 керәшен гаиләсе (55 кеше), Яңа Усыда 82 керәшен хуҗалыгы (144 кеше) теркәлгән. Районда барлыгы 250-300 тирәсе керәшен яши. Катнаш гаиләләр саны арта бару тенденциясе төгәл саннар алуга комачаулый.

Районда Керәшен иҗтимагый оешмасы 1917нче елдан эшли.

Бүгенге көндә районда ике фольклор коллектив актив эшчәнлек алып бара:

«Усыкай буйлары» керәшен халык фольклор ансамбле (ЯңаУсы мәдәният йорты), «Җәш җөрәкләр» үзешчән бию һәм җыр ансамбле (Керәшен Шураны мәдәният йорты)

Мөслим районының мәдәниятне, традицияләрне саклаучылар, храмнар төзүгә, чишмәләрне һәм һәйкәлләрне төзекләндерүгә үз өлешләрен кертүче күренекле, талантлы кешеләре шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев