Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Башкортстанда

Мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова һәм мәгълүмати-методик тәэмин итү бүлеге мөдире Ирина Муллина эшлекле визит белән Башкортостан Республикасы Бакалы районы Бөгәбаш авылында булдылар.

Татарстан керәшеннәре Башкортстанның Бакалы районында булдылар. Сәфәрләренең сәбәбе VI төбәкара Троицкий фольклор коллективлары фестивалендә катнашу. Әлеге фестиваль Бөгәбаш Изге Ана-Одигитрия хатын-кызлар монастыре территориясендә уздырылды.

Фестиваль Башкортостан территориясендә яшәүче халыкларның традицион мәдәниятен үстерү һәм аларга ярдәм итү, милләтара дуслыкны ныгыту, халык традицияләрен торгызу һәм саклау максатларында уздырыла.

Фестивальдә Татарстаннан республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, үзәкнең мәгълүмати-методик тәэмин итү бүлеге мөдире Ирина Муллина, Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан “Җиңгәчәйләр” халык фольклор коллективы, (җит. Виктор Спиридонов), Чаллы шәһәренең “Карендешләр” халык фольклор ансамбле, (җит. Татарстанның халык артисты Виталий Агапов) катнашты.

“Бик җылы, халыкчан чара иде бу. Хатын-кызлар монастыре территориясендә беренче тапкыр уздырылды. Анда саклана торган тәренең табылган вакыты нәкъ шушы  көнгә – 10 августка туры килә. Ул – таштан кисеп ясалган үзенчәлекле тәре. Аны бик могҗизалы, диләр. Үзенең теләкләре белән мөрәҗәгать иткән һәркемнең сораганы тормышка аша икән. Монастырь 1915 елда ачылган булган, аннан замана таләбе буенча ябылып торган. 2007 елда яңадан торгызу эшләрен башлап җибәргәннәр. Бу эштә Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова зур булышлык күрсәтә икән. Быел фестивальдә ул үзе катнаша алмады. Монастырьнең эчендә берничә храм бар. Башлап җибәргәндә, Бакалы районының владыкасы Никон килде, священниклар литургия үткәрделәр. Соңрак, төрле милләт подворьеларын карап йөрдек. Анда кул осталарының, умартачыларның күргәзмәләре бар иде. Һәрберсе җырлар белән каршы алып, үз һөнәрен, осталыгын күрсәтте. Мили ризыклар белән сыйладылар. Бакалы админстрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Олег Ефимов чыгыш ясады. Мондый очрашулар халкыбыз йолаларын тагын да тирәнтен өйрәнү, үзара тәҗрибә уртаклашу өчен бик кирәк дигән фикергә килдек”, – диде Ирина Айдаровна.

Фестивальдән соң Бакалы районының мәдәният йорты директоры Илгизәр Хөсәенов белән сөйләшеп алдык. Ул:

“Керәшеннәр бик тырыш алар. Әле июль уртасында гына Татарстанда Питрау бәйрәмендә булдык. Ара ерак булса да, коллективтагы олы яшьтәгеләр дә каршы килмәде, барысы да катнаштылар. Үзебездәге VI төбәкара Троицкий фольклор коллективлары фестивален дә көтеп алды алар. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, бу көнне үзебез күп кунаклар кабул иттек.  Бик матур үтте. Үзләренең чыгышлары белән ут-дус куршеләребез Татарстан керәшеннәре бәйрәмне бизәделәр. Аралашып яшәргә, йола-гадәтләребезне саклау максатыннан халыкка күрсәтергә, киләчәктә дә курешергә язсын. Фестивальнең махсус кунаклары – Марина Карпова һәм Виталий Агапов бар милләт халыкларын берләштереп, биеттеләр, җырлаттылар”, – диде ул.

 Дүсмәт авылының мәдәният йорты директоры да фестивальдә булды һәм үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:

“Бакалыда без өч тапкыр булдык. Безне ачык йөз белән каршы алдылар. Бөгәбаш Изге Ана-Одигитрия хатын-кызлар монастыре бик матур урында урнашкан. Фестиваль матур композиция белән башланып китте, эссе булуы гына әзрәк комачаулады, тизрәк күләгәгә кереп качасы килде. Ярминкә оештырылган, һәр як үз йортларын чагылдырган күргәзмә ясаган иде. Тройсында каен ботагы бизәлеше булырга тиеш бит. Фестивальнең композиция өлешендә һәр фольклор коллективының ике кешесе каен ботагына тасма элделәр”.

Әлеге фестивальдә Башкортстанның үзеннән Бакалы, Шаран, Чакмагыш, Туймазы, Илеш районнарыннан, безнең Татарстаннан һәм Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районыннан фольклор коллективлары чыгыш ясаган.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев