Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иң якын ерак дәдәй

Сүзем – ерак дәдәй – Кирушин Иван Григорьевич турында

Бер кеше дә, беркайчан да “начар кеше” димәс аның турында. Мин моңа тамчы да шикләнмим. Сүзем – ерак дәдәй – Кирушин Иван Григорьевич турында. Ул кайтып керсә, безнең өйдә гел бәйрәм була торган иде. Үткән заманда сөйләвем балачак хатирәләрен искә алудан гына. Ул кайтса, бүген дә зур бәйрәм бездә.

Кунакка кайтканда Иван ерак дәдәйнең шактый зур портфеле гел апельсин белән тулы була иде, ул алып кайта торган колбаса да иң тәмлесе. Хәзерге кебек кибетләр апельсин, киштәләре колбаса белән тулы заманнар түгел иде ул чаклар. Бөтен кешенең чалбары кара булганда, аныкы - ак, шәһәрчә матур киенгән, гел елмаеп тора торган ерак дәдәй белән урамнан бару үзе бер горурлык. Минем ерак дәдәйләрдән дә матур кеше юк кебек иде миңа. Алар кайтса, бездә балачак истәлекләре сөйләнә, гармуннар кулга алына, җыр агыла – бәйрәм тагын нинди була инде? Әнинең “кечти дәдәсе” ул. Аралары 3 яшь кенә. Шуңа  балачак истәлекләре дә уртак. Кечкенә вакытта әбиләренең яшереп куйган җирдән шикәр чәлдергәннәрен дә, чикләвек киметкәннәрен дә кызык итеп искә алалар. Әнигә “эләгәсе” урында гел ерак дәдәйгә төшкән “таякның авыр башы”. Имеш, Роза кечкенә, ә Иван олы.  “Этлек”не оештыручы күбрәк әни булган әле. Ә әтием Семённың күрше яшьтәше Иван ерак дәдәй. Алар сөйли башласа, “чәчләрең үрә торырлык”. Төнлә бакча басулар, кешеләрнең утынын икенче җиргә күчереп куюлар, тагын әллә ниләр...

Бабайны ата- аналар җыелышыннан “биздергән” Иван да әле ул безнең бу ерак дәдәй. Әнинең олы дәдәсе, тутасы, ак дәдәсе – барысы да бик яхшы укыган. Фин һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, җитәкче урыннарда эшләгән ерак бабам Григорий Тимофеевич Кирушин балаларның барысына да югары белем бирәчәкмен дип, сүз биреп кайткан фронттан. Балаларының яхшы укуы белән бик горурланган. Ата- аналар җыелышына гел үзе йөргән. Ә менә Иван укый башлагач, җыелышка ерак әбине йөртә башлаган. Сәеррәк укыган минем бу ерак дәдәй. Химия, физиканы “5” кә белгән, тел фәннәре - “3”ле. Шуны аңламыйча интеккән инде бабай да. Ләкин сүзендә торган: Иванның барыбер һөнәрле булуына ирешкән. Ерак дәдәй бүген дә: “Әти “үзәккә үтмәсә” укымаган булыр идем мин, армиядән соң да тынгы бирмәде”, - дип көлә.  Хатыны Рая җиңги белән танышу тарихы да кызыклы. Җиңги түгел, Рая апа дип йөртәм мин аны. Танышулары тарихы да кинодагы кебек. Казандагы кулинария училищесы студентына кооперация техникумында укучы ерак дәдәй үзен: “Илгизәр булам!”- дип таныштырган. Тегесе: “Исемем Рая”, - дигән. Ә чын исеме – Рәсиха, Азнакай кызы. Шактый вакыт берсе Иван, икенчесе Рәсиха икәнен әйтмәгән. Шулай итеп, Илгизәр Иванга әйләнгән, ә Рәсиха Рая килеш калган. Гаилә коргач, яңа төзелә башлаган шәһәр – Чаллыга кайтып төпләнә алар. Биредә Иван Григорьевич көнкүреш хезмәте күрсәтү йортларын товар белән тәэмин итә, КамАЗ заводларына кирәкле частьлар ташый. Кечкенә вакытта мәгънәсен аңлап бетермәсәм дә, снабженец булып эшләгәнен беләм. 

Алабугада укыганда мин өйгә кайткан шикелле Чаллыга аларга да кайтып йөрдем. Кулыма квартира ачкычларын тоттырдылар: теләсә кайсы вакытта кил, тамагыңа аша, дәресләреңә әзерлән дип, бөтен мөмкинлекне бирделәр.  Өстәвенә Рая апа күчтәнәчен биреп җибәрә иде, бернинди кырын караш тоймадым. Башка күп кенә туганнарга да терәк булдылар.

Кирушиннарның биш балалы оясыннан икәү – әни белән Иван ерак дәдәй генә исән инде. Быелгы язда аңа 81 яшь тулды, кирегә әйләндерсәң 18 дип көлешәбез. Ерак дәдәй шалтыратып, хәл белгәндә, уңайсызланып та куям, без беренче хәл белергә тиеш, югыйсә. Тыңгысыз дөньяга сылтарга яратабыз инде.

Бераз юмор хисе белән язылган мәкаләмдәге кебек елмаеп, якын итешеп, көлешеп сөйләшәбез без тормышта да. Кунакка кайтып йөрергә, әле озак аралашырга язсын иде безгә. Балалары Радик белән Лилиянең үз гаиләләре бар. Оныкларына кадерле әби- бабай, безнең яраткан ерак дәдәй һәм җиңги булып, исәнлек- саулык белән тигез гомер итегез, диясе килә газетабыз аша.

Фото гаилә архивыннан.

Семён, Роза (1 рәттә) Пасыевлар, Иван (2 рәттә), Рәсиха Кирушиннар.

Лидия Пасыева,

Мамадыш районы Усали авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев