Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңү Дубайга илтә

Бөтендөнья күргәзмәсендә 28 яшьлек галим Иван да катнашачак

Казанда яшәүче карендәшебез – “Клипл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең техник директоры, техник фәннәр кандидаты Иван Захаров киләсе елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә узачак “ЭКСПО-2020” бөтендөнья күргәзмәсендә катнашачак. 

Бу хокукка ул “Innovation lmpact Grant Program EXPO LIVE” конкурсның 4нче циклында яулаган җиңүе нәтиҗәсендә лаек булган. Конкурсның бу соңгы циклына 7000 заявка бирелгән булган. Аның финалы шушы елның язында Дубайда уздырылган, ә июль аенда 52 җиңүче игълан ителгән. Шуларның өчесе Россиядән булып, араларыннан берсе – CLEAPL проектына, ягъни биологик таркалу сыйфатына ия булган пластиклар җитештерүгә грант откан Иван Захаров. Шулай итеп, замананың иң уңышлы проектларын тормышка ашыру максатыннан оештырыла торган һәм 2020 елның 20 октябреннән башлап алты ай дәвамында эшләячәк бөтендөнья күргәзмәсендә чыгышы белән Питрәч районының керәшен Сәрдәсе авылыннан булган 28 яшьлек галим Иван да катнашачак.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев