Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һава торышы башта бозыла, аннан – яхшыра

Узган ике тәүлектә Татарстанда явым-төшем булмады диярлек.

Һава температурасы тәүлек дәвамында -4…-9 градус чикләрендә тирбәлде.

Республика Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, чәршәмбе – 23 ноябрьдә, көньяктан циклон үтеп керү сәбәпле, һава торышы бозыла. Көнбатыш районнарда – юеш кар, көньяк районнарда – карлы-бозлы яңгыр, урыны белән буран, бозлавык көтелә. Һава температурасы көндез -2…-7, төнлә -4…-9 градус. Юлларда кар көртләре, урыны белән көчле бозлавык. Пәнҗешәмбе – 24 ноябрьдә явым-төшемле һава саклана. Көндез -1…-6, төнлә -3…-8 градус салкын булачак.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга-шимбә – 25 һәм 26 ноябрьдә һава торышы яхшырачак. Аз гына кар, көндез термометрның терекөмеш баганасы -2…-7 градуска, төнлә -6…-11 градуска кадәр төшәчәк.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев