Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Һәр яз өчен рәхмәт». Надежда һәм Александр Игнатьевлардан бәйрәм концерты

Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгендә әледән-әле төрле чаралар, бәйрәм-концертлар үткәрелеп тора.

3 майда узган бертуган Надежда һәм Александр Игнатьевлар концертына да зал тутырып халык җыелды.
Бөек Җиңүгә багышланган әлеге концертны гаилә концерты дип атасак та ялгыш булмас. Чөнки концертның алып баручысы, күп кенә җырлар башкаручы – Марсель Гафиев – Надежданың ире икән. Ә бантикларын тагып чыккан җырчы, шигырь сөйләүче нәни Ева Игнатьева Александрның кызы булып чыкты.
Чыгышлары белән Алабуга якларыннан булган талант ияләре – Игнатьевларга, аларның сәләтле булуларына сокланмый мөмкин түгел. Концертта яңгыраган керәшен җыруы, татар, рус телендәге җырлар һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек. Программага кергән җырлар әлбәттә Җиңү көненә багышланган.

Мондый талант Игнатьевларга кемнән килде икән? Бу хакта без аларның үзләре белән сөйләшеп алдык:


- Балачак хатирәләрдән чыгып шуны әйтә алабыз: без һәр кич диярлек бөтен гаилә белән җырлап утыра идек. Әтиебез оста гармунчы, көйне бик дөрес сайлый, без, балалар һәм әни бергәләшеп җырлыйбыз.
Иҗатка һәрвакыт кызыктык, әти-әни дә безнең сәләтне үстерергә тырыштылар, һәм алга таба шундый һөнәр сайлавыбызны хупладылар. Көннәр буе дуслар белән ишегалдында йөгереп йөрергә вакытыбыз булмады безнең. Иртәннән кичкә кадәр музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләндек, бу безнең үз теләгебез белән, әлбәттә.
Әгәр өйдә музыка яңгыраса һәм бала иҗади шартларда үсә икән, ул барыбер чынбарлыкны башкача кабул итәчәк, сәнгать дөньясы аның өчен ачык булачак, – дип сөйләделәр Надежда һәм Александр Игнатьевлар.

 

 

 


Әйе, шундый оста җырчы булыр өчен кешегә табигатьтән бирелгән сәләт, әти-әнинең тырышлыгы кирәк. Ә инде музыка белемен биргән укытучылар, талантлы артистларны зур баскычка күтәрүчеләр. Надежда Степановна үзенең укытучыларын бик теләп, зурлап санап үтте:


– Музыка колледждында укыганда, мин халык җыры бүлегендә укысам да, педагогым Ания Туишева программага катлаулы опера арияләрен куя иде, мине алар күбрәк кызыксындырды, шуңа белергә һәм өйрәнергә тырыштым.
Минем искиткеч остазларым бар. Педагог Наталья Пустовая, әле дә күрешеп, аралашып торабыз. Аның сүзләре һәм таләпләре минем колагымда һәман яңгырый. Һичшиксез, мин үземнең укытучыларымның берсе дип концертмейстер-пианистларны саныйм, алар белән еш чыгыш ясыйм, әзерләнәм. Алсу Барышникова, бүгенге концертның фортепиано партиясен алып баручы – Татьяна Железных, Екатерина Болотнова. Хәзерге вакытта мин Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хорында җырлыйм. Ул да – минем остазым. Укытучылар һәрвакыт кирәк. Мин үземне тыңларга килгән тамашачыны да укытучы кебек күрәм. Алар арасыннан да үз фикерләрен әйтүчеләр була.

 

Александр Степанович та кушылып китте бу сүзләргә:


– Мин, "Бәрмәнчек" ансамбленә 2010 елда, Казан педагогия университеты студенты булганда килдем. Минем педагог – Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова. Ул вакытта ул студентларның "Салям" фольклор ансамблен җитәкли иде. Бу ансамбль составында мин күп кенә конкурсларда һәм фестивальләрдә, шул исәптән “Туым жондозы” керәшен җырын яшь башкаручылар конкурсында катнаштым. Шул вакытта мине "Бәрмәнчек" ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова күреп алды һәм коллективка чакырды. Мин бу тәкъдимне бик теләп кабул иттем.

Концертка Лидия Алексеевна да килгән иде, матур чәчәк бәйләмнәре бүләк итте ул артистларга.


– Бик талантлы, уникаль артистлар, киң күңелле, күпкырлы талант ияләре алар – Игнатьевлар! Алардагы җаваплылык, тырышлык әйтеп бетергесез. Алар әле бик оста рәссамчылар да, – диде Лидия Әхмәтова.


– Мин сәнгать мәктәбен тәмамладым. Балачакта бик тыныч бала, барысын да читтән күзәтергә ярата идем. Мин әле дә рәсем ясарга яратам. Сәнгать һәм музыкаль концерт эшчәнлеген бер кызыклы форматка берләштерү идеясе бар. Әлегә бу авыр, ләкин якын киләчәктә ул чынбарлыкка әйләнер дип уйлыйм, – диде Надежда.

 


Без бу кичәдә классик әсәрләрне, арияләрне, опера партияләрен дә ишеттек. Тамашачылар аларны яратып кабул итте. Казаннан Мария Фадеева үзенең концерт барышында алган хисләре белән
уртаклашты:


“Игнатьевлар җырлаганны тыңларга беренче тапкыр гына килүем булса да, киләчәктә тагын барачагыма ышанам. Чөнки бик ошады. Беренчедән, аларның тышкы кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары соклангыч. Тавышларының көчле, матур яңгыравы күңелне сөендерә”, – диде ул.

 

Игнатьевлар талантлы, үтемле моңлы, матур тавышлылар. Аларның гаиләләре дә тату, бер-берсенә ярдәм итеп, аңлашып яшиләр. Надежда Степанованың ире – Марсель Гафиевның да нәфис сүз остасы да, көчле тавышлы, илһамлы артист булуын, үсеп килүче Ева Игнатьеваның да киләчәктә Игнатьевларның иҗади юлының дәвамчысы булырына инандык. Залда утырган Александрның хатыны – Дарья Сергеевна да иренең һәр чыгышын зур дулкынлану белән тыңлады, кызына бүләк тапшырды.

Соңыннан сүз керәшен мәдәни үзәгенең бүлек җитәкчесе Ирина Муллинага биреледе:


– Кеше авыр минутында да, тормышка гашыйк булып шатланып йөргәндә дә җыр тыңлый. Аны җыр юата, яшәртә, яшәтә. Шундый олы бәйрәм – Җиңү көне алдыннан бүгенге концерт бик урынлы булды. Беркайчан онытылмас авыр еллардагы җырларны тыңладык. Иҗади уңышлар сезгә, – диде ул Һәм бүләкләр тапшырды.

Илүзә Галиуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев