Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һәр җан иясенең үз тиңе, үз куышы булсын

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Дмитриевлар гаиләсе тырыш һәм намуслы хезмәт династиясе буларак билгеле. Аларның, әби-бабайлары да, үзләре дә, балалары да тормышларын туган җиргә багышлаганнар.

Туган җирне, авылны ярату

Гаилә башлыгы Николай Дмитриев Питрәч районының Иксуар авылында туган.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәткә алына. Авыллары бик кечкенә булу сәбәпле, озак еллар андагы халык өчен бернинди дә тормыш уңайлыклары, хәтта электр уты да булмый. Көннән-көн кеше саны кими, кайберәүләр шәһәргә күчеп китә, кайберләре тирә-яктагы зуррак авылларда йорт җиткезә. Николайның да әти-әнисе уллары армия хезмәтен тутырып кайтуга, яңа йорт төзеп, күрше Керәшен Сәрдәсенә күченәләр. Читкә китүне алар башларына да китерми, ничек үз туган җиреңнән чыгып китәсең инде?! Туган җирне ярату, патриотлык хисен алар үз балаларында да тәрбияли һәм бу буыннан-буынга тапшырылып бара.

Николай Керәшен Сәрдәсе кызы Еленага өйләнеп, авылда яшәп кала. Яшьләр үз көчләре белән йорт җиткезеп, башка чыгалар. Николай, машина йөртүче булып, колхозга урнаша һәм шушы эшкә 25 елдан артык гомерен багышлый. Ә хатыны 20 елдан артык фермада сыер сава. Авылда аларның гаиләсенә сокланмаган кеше аздыр. 40 еллап бергә гомер итүче Дмитриевлар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Барлык авырлыкларны иңне-иңгә куеп, шатлык-сөенечләрне бергә бүлешеп үткәрәләр. Балаларына да әйбәт тәрбия бирәләр – туган илгә мәхәббәт, яшәгән төбәккә хөрмәт хисләрен кечкенәдән үк күңелләренә сеңдерәләр, аларга төпле белем бирү өчен дә тырышалар. Медик һөнәрен үзләштергән олы уллары Гриша һәм хисапчылыкка укыган кызлары Алена үз гаиләләре белән Питрәчнең үзендә гомер итәләр. Аларның икешәр баласы – Николай дәдәй белән Елена түтинең дүрт сөенече үсеп килә. Төпчек уллары Виталий – махсус хәрби операциядә. Ул да Казан авиация техникумын тәмамлаган.

Матур яшәүнең сере нидә дигән соравыма, Дмитриевлар икесе бер тавыштан: «Бер-береңә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылык кирәк. Шундый гаиләләр hәрвакыт нык hәм бәхетле була. Хезмәтне һәм илеңне ярату да зур роль уйный», – диделәр.

Хезмәт сөючән гаилә

Николай дәдәй агачтан үз куллары белән төрле әйберләр ясый.

Алар арасында искиткеч зәвык белән эшләнгән өстәл һәм урындык, карават, матур бизәкле гөл савытлары, сыерчык оялары, коелар, тегермән бар.

Йортындагы барлык агач эшен ул үзе эшләгән. Мунча да, сарайлар да үз тырышлыгы белән җиткезелгән. Аның кулыннан барысы да килә. Иң яратып һәм күңел биреп башкарган эше – кош оялары.

«Йорттагы һәр җиһазга минем кул хезмәтем салынган. Әти дә бик тырыш, балта остасы булган. Бәлки, аннан да бирелгәндер. Балта остасы булгач, ярдәм итәргә чакыручылар да, заказ бирүчеләр дә була. Күп авылдашларга мунча салуда булыштым. Көндәлек кирәк-яракны да ясап бирәм. Кешегә дә, үземә дә файда. Тик утырырга яратмыйм, кәеф булмаса да, эч пошып торса да, тизрәк кулга агач тотам. Менә бу сыерчык оясын интернеттан карап эшләдем, берничә кеше үзләренә дә шундыйны ясап бирүемне сорадылар, сатып алдылар. Үз җаема, ашыкмый гына эшлим. Кошларга оя ясау күңелгә зур рәхәтлек бирә. Оныкларым белән бергәләп агачларга урнаштырабыз, ояда сыерчыклар күргән саен сөенәбез. Һәр җан иясенең үз туган җире, үз оясы, үз куышы булсын, дибез», – ди ул.

Хатыны Елена Николаевна да калыша торганнардан түгел. Көндәлек мәшәкатьләрдән аз гына арынса да, кулына бәйләү җепләре тота.

Аның өчен бу эш мавыгу да, күңелен тынычландыру һәм ял итү ысулы да.

«Бәйләгәндә күңел тулса елап та алам, тормышның уңай якларын искә төшерсәм, җырулар да көйлим. Авылыбызда яшәү рәхәт, халык шундый бердәм. Улыбыз махсус операциягә киткәннән бирле, хәл сорашмый узмыйлар, кем ничек булдыра ала, барысы да андагы ир-егетләргә ярдәм итәргә тырыша, Авыл җирлеге җитәкчелегеннән дә игътибар зур», – дип сөйләп үтте ул. 

Гаилә – һәр явызлыктан, авырлыклардан саклый торган оя, ул – җылы учак. Учак янына балалар, оныклар җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан бөркелгән җылылык та шулкадәр көчле була. Җылылык сүрелмәсен өчен бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев