Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөсләче Лиза яки «дәвамчылар да булса»...

Карендәшебез Лиза түти гөсләдә уйный

Бүген инде ул сиксәнгә якынлашып килүче Лиза түти. Күңел көрлегенә, йөзеннән бөркелгән мөлаемлеккә карап, һич кенә дә бу яшьне бирмәссең үзенә. Юкса, күп еллар фермада да эшләгән, тормыш иптәшен дә югалткан, шактый катлаулы операция дә кичергән, әле дә авырулар онытып бетерми...

Кем белә, бәлки гомере буе янәшәсендә озата барган җыр-моң картаерга ирек бирмидер? Әнә бит, үзе дә аз гына кәефсезләнсәм, боексам да, кулыма гөсләмне алам ди. «Шуңа еракка куймыйм үзен, менә монда, шкаф өстендә генә тотам. Өйдә берүзем калды исәм, алам да, башта әкрен генә көйлим, аннан уйнап җибәрәм», ди.

Алты дистә елдан артык гомерлек юлдашы инде ул гөсләсе. “Миңа унөч-ундүрт яшьләр булгандыр, күршебездә генә бик тә матур уйнаучы Сания апай бар иде, – дип искә ала ул. – Безнең авылда (Лиза апа күрше Мари өлкәсеннән) ул чакта гөсләчеләр күп иде. Әле без кызлар җыйнаулашып уйнарга өйрәнәбез дип мәш килә идек. Ул чакта өйрәнә алмадым. Ә менә Сания апай, минем өйрәнәсе килгәнне белгәч, бармакларымнан тота-тота өйрәтте. Башта әле бик иске гөсләдә уйнадым, Субашта да шуны тоттым әле”...

Бар иде Субаш гөсләчеләренең дә данлыклы еллары! Авылдагы, райондагы бер генә бәйрәм-тамаша да алардан башка үтмәде. Казан сәхнәләрендә дә, телевидениедә дә шактый “балкыдылар”. Елизавета Иванова исеме дә үткән гасырның сиксән-туксанынчы ел тамашачыларына шактый яхшы таныш.

“Хәзер инде ул гөсләчеләрдән беркем дә калмады. Миңлегөл, Туйна, Әнписә апайлар барысы да мәрхүм инде. Миңлегөл апай үлгәч, аның гөсләсен миңа бирделәр, ничә еллар аның төсе итеп саклап, карап-кадерләп кенә тотам. Хәзер инде бик матур яңа гөсләләр дә ясый башладылар. Безнекеләр төсле түгел ул, анда уйный алмам, миңа монысы бик кадерле”... – дип сөйли Лиза апа.

Ике ятим гаиләдән бер булып кушылган, ишле, зур гаиләдә үсә Лиза апа. Тик әти-әниләре дә, унбер баланың аннан кала берсе дә гөсләдә уйнамый. Үзенең ике кызы, биш оныгы да нигәдер кызыксынмый. Ә Лиза апаның җаны авырта. “Мин үлеп китсәм, гөсләм әрәм кала, тик тора бит инде”, – ди.

– Нәрсәгәдер уйнарга өйрәнәсе дип уйламадым шул, – дип сүзгә кушыла кызы Лилия. – Юкса, нәнә уйнаганны тыңларга барыбыз да бик яратабыз. Соңгы вакытта гөслә, гөсләчеләр белән Казаннан да кызыксынып килүчеләр шактый. Фольклорчы галим Геннадий Макаров әллә ничә килде инде, үзе генә түгел, Америкадан, тагын әллә кайлардан кунаклар да алып килде. Нәнәнең уйнаганын әллә ничәләр төшереп алдылар... Үзебездә дә мәдәният йорты директоры Хәлил Фәизов гөсләне кире кайтару өчен шактый тырыша. Үзе дә уйнарга өйрәнде, гөслә дә ясатты, түгәрәк тә алып бара... Нәнәне тынычландыру өчен, ярар, уйнарга өйрәнәм дим дә, тагын тәвәккәллек җитми. Уйнарга өйрәнәм дип кенә өйрәнеп булмыйдыр кебек тоела миңа. Аның өчен күңелеңдә моңны тою сәләте дә булырга кирәктер. Аны бит алдым да уйныйм гына түгел, уйнаганчы бик әйбәтләп, белеп, кылларын көйләргә дә кирәк. Нәнә дә бик озаклап көйләп утыра. Менә монысы булмый да булмый инде”...

– Нишләп булмасын инде, – дип көлемсерәп сүзгә кушыла Лиза түтиебез. – Җырны авыз эчеңнән көйли барасың, кылларны да шулай ук... Теләгең булса, бер нәрсәсе юк...

Аннан, миңа карап дәвам итә: “Гөслә бит ул парлап чиертеп уйнасаң бик матур килеп чыга. Ансамбльләрдә аның тавышы бөтенләй башка инде! Бөтен көйне дә уйнап була, әмма уйнар өчен ул көйне үзең әйбәтләп белергә кирәк. Шуңа мин яшь вакытта бөтен кеше дә белә торган җырларны, бию көйләрен өйрәнгән идем. Хәзер яңа көйләр отып булмый инде, ә элеккеләре онытылмый”.

Безгә дә уйнап күрсәтте Лиза апа. Әле генә бәйләү бәйләп йөгерешкән бармаклары (без кергәндә әбиебез бәйли иде) инде гөслә кылларына сак кына “җан кертә”... Барыбызга таныш “Арча көе” яңгырый. Дөрес әйтә Лиза апа, күңелнең мең кылын чиертергә сәләтле әлеге көй, әйтерсең, шушы уен коралы өчен дип атап чыгарылган! Кабатланмас аһәңгә ия гөслә моңнары югалмасын иде дә, бүген кызы-кияве тәрбиясендә бәхетле картлык кичерүче Лиза апага да, бездән соң да бу моңга дәвамчылар табылды дип шөкер итәргә насыйп булса иде...

Гөлсинә Яруллина, "Хезмәт"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X