Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә ханым: Үпкәсендә яман шеш булган

Халык язучысын иртәгә соңгы юлга озатачаклар

Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә ханым сүзләренчә, язучы үпкәсендә яман шеш булу сәбәпле вафат булган, - дип "Татар-информ" хәбәр итте. 

«Ай ярым элек Чехов хастаханәсендә ятып чыккан иде. „Сез сау-сәламәт, космонавт кебек“, — дип әйтеп чыгардылар. УЗИда гади шешне дә күрә алмаганнар. Ничә ел буе „сез чирләмисез“ дип, яман шешне бронхит чире дип дәваладылар. Китабын бар көченә эшләп бетереп, хәлдән таеп егылды, җаным», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә ул.

Диләрә ханым сүзләренчә, Гәрәй Рәхим бүген иртән вафат булган, хушлашу иртәгә булачак. «Әлегә вакытын әйтә алмыйбыз», — дип сөйләде ул. 

 

Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында туа. 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

1980 елда аңа — «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», 2007 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

«Каһәрләнгән мәхәббәт» операсын иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән берлектә ул 1984 елда Татарстан Респуб­ликасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев