Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөргөринең яңа китабы дөнья күрде

Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында карендәшебез Татарстан Республикасының халык язучысы шагыйрь, публицист Григорий Васильевич Родионовның (Гәрәй Рәхим) "Мин - табылдыклар өстәле" дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Әлеге китапка элеккерәк һәм соңгы елларда иҗат ителгән шигъри әсәрләр тупланган. Китапның исеменә үк чыккан "Табылдыклар өстәле" дип аталган әсәрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Табылдыклар өстәле

МИН - табылдыклар өстәле.

Моңын югалтучылар,

Телен югалтучылар,

Илен югалтучылар, -

Килмәгез дә!

Табалмассыз сез аларны

Минем табылдыклар өстәлендә.

Чөнки аларның сездә,

Сезнең рухыгызда, күңлегездә

Булганы юк!

Андый изге әйберләре булса,

Кеше аны саклый белә -

Килмәгез дә!

МИН - табылдыклар өстәле.

Өстәлемдә -

Төргәк-төргәк сагыш,

Бәйләм-бәйләм борчылулар,

Уйлар...

Кемнәр сагышка аптырый?

Кемнәргә борчылу кирәк?

Кемнең бер башына уй юк? -

Рәхим итегез!

*

Сугыш елларында,

Сугыш юлларында

Югалткан назыңны

Килеп ал, карт солдат, -

Ул - миндә!

Имтиханда югалткан хәтереңне

Килеп ал, елак кыз -

Ул - миндә!

Иң кирәкле мәлдә

Югалткан пуляңны

Маңгаеңа ал, дезертир, -

Ул - миндә!

Тагын кемнәр нәрсә югалттылар?

Хиросима, син күпме югалттың?

Маобит, син күпме югалттың?

Ватаным, син күпме югалттың?

Әнием, син күпме югалттың?

Йөрәгем, син күпме югалттың?

*

МИН - табылдыклар өстәле.

Өстәлемдә -

Кемнәрдер югалткан акча янчыклары.

Күзлекләр,

Перчаткалар,

Төрле фасондагы таяклар...

Шунда ук

Фашист чыгарган күзләр,

Крематорийда янмый калган сөякләр,

Ядрә өзгән аяклар...

Зоопарктан качкан филләр дә бар монда,

Питоннар, маймыллар,

Югалган этләр, ташбакалар

һәм башкалар, һәм башкалар....

Әй сез, кәнәфиен югалткан түрәләр,

Кабинетсыз президентлар,

Тәхетсез шаһлар,

Портфельсез министрлар,

Башсыз философлар,

Хөкүмәтсез илләр, -

Актарыгыз, килеп, миндәге чүп-чарны,

Бәлки, югалтканыгыз шундадыр.

Боларына без күнеккән инде.

Әле менә кичә генә

Югалган атом бомбасы,

Урланган атом көймәсе

Китерделәр өстәлемә...

*

МИН - табылдыклар өстәле.

Иманын югалтучылар,

Намусын югалтучылар

Килмәсен дә.

Алар берни табалмаслар

Минем өстәлемдә.

Ләкин минем

Парларын югалтканнарга парларым бар,

Ярларын югалтканнарга ярларым бар.

Мин киң күңелле -

Даннарын югалтканнарга даннарын бирәм,

Шаннарын югалтканнарга шаннарын бирәм.

Көзләрен югалтканнарга сары көзем бар,

Сүзләрен югалтканнарга җылы сүзем бар.

Киштәләрем сыгылып тора җылы сүздән,

Килегез, кешеләр, алыгыз.

Мин җыйдым ич аларны сездән.

Кешеләр киләләр,

Югалганнарының барын да алып китәләр.

Рәхмәт әйтәләр,

Шатланалар, көләләр,

Шул мәлдә ник берсе:

"Иптәш, үзең ни югалттың?" - дисенче!

*

МИН - табылдыклар өстәле.

Ә шулай да

Җирдә югалганның барын да

Китермиләр миңа.

Җирдә бар туганнар каберлекләре -

Шунда илтәләр югалган чын ирләрне.

Аннан соң базарлар бар әле -

Берәү анда яшерен генә намус сата,

Берәү сата изге һөнәрен.

Сатучы бар хәтта үз тәнен.

Әнә берәү рифма сата

Һәм югалта

Изге шигырь тәмен, сүз тәмен.

Тик барыбер

Миңа килегез, кешеләр.

Әгәр өстәлемдә

Ни дә булса табалмасагыз -

Сез алырсыз минем еллар буе

Җыйган шәхси бүләкләремне -

Югалтудан сүнгән күңлегезгә

Өмет чаткылары өсти торган

Иң-иң изге теләкләремне.

Килегез,

Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев