Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Гөргөри кияүләре” спектаклен бүген онлайн карап булачак

“Идел-Йорт” халык театрлары коллективлары төбәкара бәйгесендә Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектакле җиңүче булган

Унсигезенче тапкыр уздырылучы бәйгедә Татарстан районнарыннан тыш, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Ульяновск өлкәсе коллективлары да катнашкан. Үзешчән театр төркемнәренең традицион бәйгесе быел татар театры оешуының 110 еллыгына багышланды.

Зональ сайлап алу турларыннан узган 54 спектакль арасыннан җиңүчеләрне октябрь аенда “Юность” һәм В.И.Ленин исемендәге мәдәният үзәкләрендә узган турда билгеләгәннәр.

Гран-прига Бөгелмә шәһәрендәге “Татар мәдәни үзәге” коллективының халык театрының Туфан Миңнуллин әсәре буенча куйган “Гөргөри кияүләре” спектакле лаек дип табылган. Коллективка 1 миллион сум акчага сертификат тапшырылачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Мәдәният министрлыгы традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова әйтте.

Бүген, 10 декабрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Бөгелмә халык театры“Гөргөри кияүләре” спектаклен күрсәтәчәк.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы спектакльне онлайн күрсәтәчәк.  

Башлана 19.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев