Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөргөри дусларын җыйды

Кичә, 27 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Татарстанның халык язучысы, керәшен халкының асыл улы Григорий Родионовның (Гәрәй Рәхим) 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә узды.

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреты, күп кенә китаплар авторы, язучы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Гөргөринең иҗат кичәсенә республика керәшен иҗтимагый оешмасы вәкилләре, каләмдәш дуслары, шагыйрьләр, язучылар һәм якыннары килгән иде. Алар юбилярны котлап, онытылмас яшьлек истәлекләрен, тормышта булган кызыклы вакыйгалары белән бүлештеләр.

Әдәби кичәне Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, баянчы Геннадий Максимов, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбленең моңлы җырулары тулыландырды. Кичәдә катнашучылар олуг шагыйрьгә яңа иҗади уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев