Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гран-при – безнеке! - фоторепортаж

Июль аеның икенче якшәмбесендә Россиядә Балыкчы көне билгеләп үтелә

     2 июль көнне Балык Бистәсендә Чулман яры буенда Балыкчы көне оештырылды.

    Беренче сүзне Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов алды. Ул бу өлкәдә көч куючы барлык балыкчыларны да бәйрәмнәре белән котлады, кызыклы бәйгеләрендә катнашучыларга уңышлар теләде. Башлап җибәрү өчен сүз районда әлеге бәйрәмгә нигез салган һәм бүгенге көндә дә төп оештыручылары булган Татьяна һәм Юрий Карагановлар гаиләсенә бирелде.

    Биредә Балык Бистәсе “World Skils” – 2019”ның эстафетасын да кабул итте. Бәйрәм сәхнәсенә районнар буенча күченеп йөрүче “World Skils” – 2019” официаль флагы һәм чемпионатның талисманнары - Алтын һәм Алмаз күтәрелде. Шунда ук чемпионатта катнашып зур уңышларга ирешкән Балык Бистәсе Агротехник техникумының студентлары бүләкләнде.

    Көн дәвамында Чулман буенда балыкчылар балык тотты. Алар арасында зур тәҗрибәле балыкчылар да, яшүсмерләр дә катнашты. Бәйге туктатылгач, һәркемнең тоткан балыгының авырлыгы үлчәнелде. Беренче урынны 400 грамлы балык эләктергән балыкчы алды. Иң кечкенә балык тотучы да бүләксез калмады. Ул балыкның зурлыгы нибары 5 сантиметр булды.

    Бу көнне Чулман ярында уха пешерделәр. Биредә традицион рецепт буенча пешерелгән балык шулпасы, хәтта "Уха ПП ( правильное питание)" да тәкъдим ителде. Соңыннан тәмле ашлар килгән кунакларга бушлай таратылды.

    Балыкчының кармагы гына түгел, яхшы көймәсе дә булырга тиеш. Шунлыктан бәйрәмдә оригиналь көймә бәйгесе дә үткәрелде. Һәрбер команда үз көймә вариантларын ясап килгән иде. Тукай әкияте буенча уйланылган, буш пластик шешәләрдән ясалган көймәләр дә булды. Бу бәйгенең Гран-при иясе Казаклар Чаллысы авылыннан килгән “Беда” командасы булды. Аларның көймәләре "Капитан Врунгель маҗаралары" мультфильмы мотивы буенча эшләнелгән иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев