Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әгәр Елизавета булмаса...

Хатыны Елизавета Андреевнаның чын дөньяга күчүе сәбәпле, танылган галим, профессор Аркадий Ивановның авыр кайгысын уртаклашабыз

Елизавета Андреевна 1948 елның 16 октябрендә Чистай районының Керәшен Ялтаны авылында туа... Язмышын үз районнарының Югары Кондрата егете Аркадий Васильевич Иванов белән бәйли. Югары белемгә ия филолог Елизавета Андреевна озак еллар дәвамында мәктәптә балалар укыта. Гаиләләре Казанга күченгәч, Елизаветага үз профессиясен алмаштырырга – заманында училищеда алган һөнәре буенча бухгалтер-икътисадчы  булып эшләргә туры килә...

“Бергә яшәвебезгә быел февральдә 49 ел тулды. Шатланып, 50нче елыбызга таба бара идек. Вакытсыз, бик вакытсыз китте, Лиза. Дөнья чибәре, дөнья акыллысы, дөньяның булганы иде. Әгәр янәшәмдә Лиза булмаса, бу тормышта югары уңышларга ирешә алыр идемме?! Академик булуымда да 80-90 проценты – Лизамның өлеше”, – дип сөйләде җан әрнүләре аша  Аркадий Васильевич.

Карендәшебез Аркадий Иванов фән өлкәсендә яулаган биеклекләр күпләр сокланырлык шул: ул – токсикология, радиация һәм биология куркынычсызлыгы өлкәләрендә танылган галим, профессор, биология фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясенең член-корреспонденты. Аның янәшәсендә һәрчак тугрылыклы киңәшчесе, рухи таянычы, гаилә учагын саклаучы, туганлык җепләрен ныгытучы хатыны Елизавета була.

“Җиңгинең күңеле барыбыз өчен дә бер җылы кочактай иде. Бөтенебез дә шуларда тукталдык. Барыбызны да сыендырдылар. Аларның йортын төп нигез урынына күрдек. Елизавета җиңги кунакчыл да иде. Ике кодагый  – нәнәебез Варвара  һәм җиңгинең үз әнисе Анна, бергәләп, күп вакытлар шуларда яшәделәр. Дәдәй белән җиңги берсен-берсе ихтирам итеп, аңлашып гомер кичерделәр. Дәдәйгә сабырлыклар бирсен инде”, – дип, кайгылы минутларында күңелен бушатты Югары Кондратадан Светлана Чалмаева.

Чистай ягы кызы Елизавета Иванованы мәңгелеккә җуйган пар канаты Аркадий Васильевичка, кызлары Екатеринага, уллары Александрга, алты оныкларына һәм барлык якыннарына, туганнарына Ходай сабырлык, түземлек һәм алга таба яшәрлек көч бирсен. Аларның кайгылары – безнең “Туганайлар” өчен дә авыр югалту.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев