Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гомерләре авыр да, мактаулы да хезмәткә багышланган

Мамадыш районының Усали авылында яшәүче Роза һәм Семён Пасыевларның уртак педагоглык стажлары – 95 ел!

Оныклары да алар юлын сайлаган

Бар гомерләрен педагоглык эшчәнлегенә багышлаган бу хөрмәтле укытучылар икесе дә бер үк районда, бер үк авылда туып-үскәннәр, тормышта да бер үк төрле белгечлек – укытучы һөнәре сайлаганнар.

Әле алай гына да түгел, үз балалары күңелендә дә педагог белгечлегенә карата мәхәббәт тәрбияләп, аларның авыр да, мактаулы да укытучылык хезмәтен дәвам итүчеләр булуына ирешкәннәр. Оныклары да мәгариф системасында эшләүче Пасыевларны, хаклы рәвештә, укытучылар династиясе дип, авыз тутырып әйтеп була.

40 ел буе укучыларга белем биргән Роза Григорьевнаның һәм педагоглык стажы 45 ел булган Семён Ивановичның кызлары Лидия Константинова да инде 35 ел мәктәптә балалар укыта. Өлкән Пасыевларның уллары Владимир Семёновичның 20 елга якын педагоглык стажына ия.

Оныклары Алина Валерьевна Константинованың педстажы – 10 ел. Аның бертуганы Галина Константинова педвуз тәмамлаган, өстәмә белем бирү педагогы булып эшләвенә –3 ел, хәзерге вакытта мәдәният өлкәсендә эшләсә дә, аның турында әби-бабаларының эшен дәвам итә, дип әйтеп булыр иде (бу турыда соңрак). Тагын ике оныклары – Ольга һәм Юлия Малаховалар хәзерге вакытта педвузда белем алалар.

Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан, Усали урта мәктәбендә әлеге уку йорты тарихында тирән эз калдырган укытучыларга багышлап, альбом эшли башлаганнар. Ул альбомда авыл халкы һәм мәктәптәге хезмәттәшләре арасында олы хөрмәткә ия булган Пасыевларга зур урын бирелгән.Укытучылар династиясе башында торган бу абруйлы укытучылартурында анда язылганнарны укып, һәркем сокланырлык.

 

Укытучылар укытучысы

Роза Кирушина 1943 елда Мамадыш районының Владимир авылында туган. Әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий үзенең 5 баласына да югары белем бирү максатын куя. Ләкин, әнисе авыру сәбәпле, югары белемле укытучы булырга хыялланган Роза педвузга бара алмыйча кала. Усали урта мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлаган кыз Мамадыштагы педучилище базасында оештырылган башлангыч класс укытучылары әзерләү буенча махсус урта белем бирә торган берьеллык курсларга укырга керә.

Владимир сигезьеллык мәктәбендә химия, биология укыта башлый.Шул ук елны Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. 1964 елдан Албай мәктәбендә укыта. 1965елда Семён Иванович Пасыев белән тормыш коргач, Усали урта мәктәбенә химия, биология укытучысы итеп күчерелә.

Мәктәп директоры Николай Нестеров, укытучының дәресләрендә булгач,аңа укуын химия, биология факультетында дәвам итү кирәклеге турында җиткерә. “Сине химия, биология укытучысы итеп күрәсем килә”, –ди РСФСРның атказанган укытучысы Николай Васильевич яшь укытучыга. Ләкин Роза Григорьевна балачактан ук татар теле һәм әдәбияты укытырга хыялланганын, шул фәнне укытырга теләвен белдерә. Шулай итеп, аңа туган тел дәресләре бирәләр. 

Ул, 2002 елда лаеклы ялга чыкканчы, Усали урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Аның укучылары – республика һәм район олимпиадаларында җиңүчеләр. 30лап укучысы, яраткан педагоглары Роза Григорьевна юлын сайлап, татар теле укытучылары булып эшли. Хезмәт ветераны Роза Пасыева “РСФСРның мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исемне йөртә.

Ул әлехалык җырларын, композиторларыбыз әсәрләрен халыкка танытучы сәхнә ветераны да. Ире Семен Иванович белән бергәләп, республикабызның олы сәхнәләрендәге концертларда катнашты. Роза Григорьевна – керәшеннәрнең “Безнең ил”, “Кунак көе”, “Табын җыры”н һәм “Владимир авылы көе”н Казан сәхнәләрендә беренче булып башкарып, халыкка кайтарган җырчы.

 

Спортчылар, артистлар тәрбияләгән

Семён Пасыев (1939 елда туган)  Усали урта мәктәбен тәмамалагач, 1958 елдан Совет Армиясе сафларында Көнбатыш Украинада хезмәт итә. Армиягә өч елга алынган Семёнга, Кариб кризисы аркасында, 4 ел хезмәт итәргә туры килә. Армиядә профессиональ баянчылар һәм биючеләр белән хезмәт итүе аның булачак профессиясенә йогынты ясый.

1962 елда ДОСААФ аңа машина йөртүчеләр курсында укырга тәкъдим итә. Биредә укыганда ул үзешчән сәнгатьтә катнаша. Профессиональ дәрәҗәдә баянда уйнаганын күреп, аны район мәдәният йортында эшкә калырга кыстыйлар. Алабуга культура-агарту училищесына укырга җибәрәләр. Тик кабул итү комиссиясендә баянда уйнап күрсәткән Семен Ивановичка: “Синең урының монда түгел, югары уку йортына барырга кирәк!” – дип,киңәш биреп кайтаралар.

Аның нота грамотасын белгәнен, Мамадыш мәдәният йортында берничә тавышка җырларга өйрәткәнен ишеткәч, Усали мәктәбе директоры Николай Нестеров элекке укучысын үзе укыган мәктәпкә кайтартырга була. Аны алып кайту өчен, хәтта мәктәп машинасын ук җибәрә. 1964 елдан Семен Пасыев Усали урта мәктәбендә музыка һәм физкультура укыта башлый.

Мамадышта, физкультура укытучысы белгечлеге буенча педучилищеда укый. Музыка буенча югары белем алу хыялында гына кала. Мәктәптәге 3-4 тавышка җырлаучы һәм канон стиле белән дә җырлый белүче хорлар, кызлар ансамбльләре районда гел беренчелекне ала, республика конкурсларыннан җиңү белән кайта.

Хорда йөргән укучылары арасында Татарстанның халык, атказанган артистлар, атказанган мәдәният хезмәткәрләре дә бар. Семен Иванович әйтүенчә, ул эшли башлаганда нота белеп, баянда уйнаучы булмый да әле районда. Аңа укучылар белән биюләр дә куярга туры килә. Ә физкультура укытучысы буларак, ул тәрбияләгән спортчылар районда гына түгел, республикада да билгеле. Үзе дә чаңгы спорты буенча күп мәртәбәләр район чемпионы була. Аның кул астында шөгыльләнгән спортчылар арасында спорт мастерлыгына кандидатлар һәм, хәтта СССР спорт мастерына кандидат та бар. Күп санлы мактау кәгазьләре, “Социалистик ярышта җиңүче” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән ул. Усали урта мәктәбендә укытып, 2004 елда лаеклы ялга чыкса да, әле 2010нчы  елга хәтле авылдагы балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләде.

Владимирда туып-үсеп, Усали авылы мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биргән бу хөрмәтле кешеләр бүген дә шушы авылда гомер кичерәләр. Элекке укучылары әле хәзер дә алар янына бәйрәмнәрдә чәчәк бәйләмнәре күтәреп киләләр, авылга кайтканда хәлләрен белеп китәләр, телефоннан хәл белешеп торалар. Алар эшләгән чорны – Усали мәктәбенең гөрләп торган чакларын һәркем сагынып искә ала.

 

Пасыева Роза Григорьевнаныңпедагогик стажы- 40 ел.

Пасыев  Семён Ивановичның педагогик стажы – 45 ел.

Кызлары – Константинова Лидия Семеновнаның – 35 ел.

Уллары Пасыев Владимир Семёновичның – 20 ел

Оныклары Константинова Алина Валерьевна - педстажы – 10 ел.

Константинова Галина Валерьевна– педвуз тәмамлаган, өстәмә белем бирү педагогы буларак, эш стажы- 3 ел;

Малахова Ольга һәм Юлия педвузда белем ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев