Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөмбәле икра

Гөмбәдән ясалган икра иттән дә тәмлерәк була.

Гөмбәле икра тәмле булсын өчен, аңа салына торган яшелчә һәм тәмләткечләрне түбәндә күрсәтелгән микъдарда алырга кирәк:

– пешерелгән гөмбә – 2 килограмм;

– зур кишер – 1 данә;

– башлы суган – 2 данә;

– зур помидор – 2 данә;

– көнбагыш мае – 0,5 стакан;

– тоз – 2 чәй калагы;

– сарымсак – 5-6 бүлемтек;

– уксус – 2 аш калагы.

– төелгән кара борыч, шикәр комы – тәменчә.

Кишер, башлы суган һәм помидорны иттарткыч аша чыгарабыз. Шуңа 0,5 стакан көнбагыш мае кушабыз. 2 чәй калагы тоз, бер чеметем шикәр комы, төелгән кара борыч салып болгатабыз һәм акрын утта 10 минут пешерәбез.

Пешерелгән гөмбәне иттарткычтан чыгарып, шушы катнашамга салабыз. Болгатакач, тагын 20 минут кайнатабыз. Соңыннан 2 аш калагы уксус, 5-6 тырнак сарымсак өстибез һәм бераз пешерәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев