Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөлүсә Мостафина керәшен курчакларын җанландыра

Ул Мөслим районында туып-үскән.

Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Алабуга педагогия институтына юл тота. Диплом алгач, 1999-2012 елларда Яңа Усы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән укыта.
Диннәр төрле булуга карамастан Яңа Усыда татарлар, керәшеннәр һәм башка халыклар дус-тату яшиләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бергәләп Сабантуйлар, Питрау көнен, башка бәйрәмнәрне үткәрәләр.

“Минем гомеремнең ин матур чаклары шул авылда, ямьле Усыкай буйларында үтте. Лаеклы ялга кадәр мәктәптә укыттым. Хәзер 5 ел инде Чаллыда яшим. Яңа Усы белэн элемтәне өзмим, сагынып кайтып йөрим, авылым исеменнән төрле конкурсларда катнашам.
Кечкенә чакта ук уйный торган курчакларыбызга үзебез теләгән киемнәрне тегеп кидерә идек. Укытучы һөнәрен сайласам да, күңелем белән мин һәрвакыт курчаклар дөньясында яшәдем. Лаеклы ялга чыккач, яшьлек елларында ук иңнәремә канат куйган хыялым чынга ашты: дистә елга якын курчаклар тегәм", – ди ул.


Үз эшен яратып, бөтен күңелен биреп эшләгәне күренеп тора. Курчакларын тегәргә ул интернеттан карап, үзлегеннән өйрәнә. Гөлүсә Ильясовна теккән курчаклардан җылылык бөркелә. Алар арасында керәшен кызлары киемен кигәннәре дә бар. Ул керәшен киемнәре турында китаплардан укый. Элек киелгән киемнәрне карап, аларның нечкәлекләрен аңларга тырыша. Аның тагын бер яраткан шөгыле тукымалар кибетендә йөрү.

"Тукымаларның рәсемнәренә, бизәкләренә сокланып йөреп, дөньямны онытам. Мондый кибетләрдә яңа идеяләр, яңа образлар туа",- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев