Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөлназ Миньязова: «Улым парта астында утырганда миңа саубуллашу сүзләре язган»

Журналист Гөлназ Миньязова һәм Илнур Фәйзрахмановның балалары да 175 нче гимназия укучылары. Әни кеше улы Сәет һәм үзенең шок халәтендә булулары хакында язган

«Балам һәм мин бүген көчле шок халәтендә идек. Әйе, минем дә балаларым 175 нче гимназиядә белем алалар. Көчле укытучылар, яхшы мәктәп булганга мин аларны махсус шунда күчердем.

11 майның иртәсе бик куркыныч башланды. Икенче сменада гына укучы кызым өйдә иде. Ул килеп, мәктәпкә террористлар кергәнлеген хәбәр итте. Әле ул вакытта аның берәү генә булганлыгын белми идек.

Чатларда әти-әниләр елыйлар, полиция, коткаручылар килгән. Миндә шок. Ышанасым килмәде. Башымда томан.

Сәетнең әтисеннән килгән смс хәбәрләрне тыңлыйм. Ниһаять, ул Сәетне мәктәптән алуы хакында хәбәр итте. Улымны шулай озак көткәнем юк иде әле. Әлеге минутлар сәгатьләр булып тоелды. Исән килеш күргәч, кочаклаштык. Соңрак улымның парта астында утырганда миңа саубуллашу сүзләрен язганлыгын белдем. Азрак елап алдым. Тик һаман да ышана алмадым.

Беренче тапкыр шундый стресс кичердем. Кичкә таба гына бөтен кичергәннәрне күз яшьләре аша чыгара алдым. Баламны югалта алганымны аңладым. Әлеге әрнү, сыкрану аша үттем. Балаларын югалткан әти-әниләрне аңлап бетереп булмый. Урыннары җәннәттә булсын. Әлеге авырлыкларны кичерергә көч һәм сабырлык телим», — дип язган ул.

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев