Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үгет. Күңелегезгә олысымаклык кермәсен

"Белемнек" кенәгәсеннән алынган үгет

Кюҥелегезгя олосомаклык кермясен. Ӓгяр дя кешенен рянжетӱе сезне бик кайгыртса, сез ул кешегя арыулык теляб кляу итегез, кляу иткяч, жаныгыз тынычланыб китяр. Катер калыб, ачыу килгян чакта, ачыуны китереӱчегя сюз ӓйтмей торогоз: ачыу басылгач, ашыкмыйчын тейешле сюзне ӓйтерсез. Сабырлык белян ӓйткян сюз кешенен ачыуын басылдыра. Рянжерлек итеб ӓйткян сюз кешенен ачыуын ӱстеря. Кеше каты ӓйткянгя без бик рянжейбез, без каты ӓйткяндя кеше ней эшлей икян? Кешене тӧзятердян алдан, элеке ӱзеҥне тӧзят. Беряӱне дя кимсетмя, ӱзеҥнян олоно атаҥ кюк кюр, тиҥдяшеҥне туганыҥ кюк кюр, ӱзеҥнян кечене улыҥ кюк кюр. Кешегя жул куйган кеше акылы кюб икянен кюрсятя, буйга алыб узыучы кеше белемсез икянен кюрсятя.
Сиҥа жаман сюз ӓйткян кеше, ӱкенеб сиҥа килеб сыйынса, аны кабыл ал, ник мина алай ӓйттен диб тя сорама. Кешегя изгелекле бул, ӱзеҥя-ӱзеҥ каты бул. Кеше айыбын тикшермя, ӱз айыбыҥны жяшермя. Ӱзеҥнен ничек икянеҥне ӱзеҥ тикшереб белеб тору бик зур белемнек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев