Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ӱгет

“Белемнек” княгясеннян Ӱгет укыгыз

Жаныҥны жаманнан тый. Няпесеҥ тарткан буйынча жӧрмя, кюҥелеҥя килгян жаман уйларыҥны бас. Кӧндя уйынга, кӧндя сыйга жӧрмя, ашаб, эчеб, уйнаб жӧрӧб жалкаулыкка салынма. Кунак сыйлаб, уйынга жӧрӧб, ней гайрят алырсыҥ? Тик бурыч жыйыб гел жарлыга калырсыҥ.

Телеҥя жаман сюз ӓйттермя, ауызыҥа алдау сюз сӧйлятмя. Кюб уйла, аз сӧйляш. Кешедян бер жяшерен нястя эшетсяҥ, эшеткян жиреҥдя калсын. Дусыҥнын синеҥ турыда жаман эшен, жаман сюзен эшетсяҥ, элеке анын ӱзе белян сӧйляш: шул эшне ул кылмагандыр, кылган булса тагы кылмас, шул сюзне ул ӓйтмягяндер, ӓйткян булса, тагы ӓйтмяс. Кеше арткылы эшетелгян сюзгя ышанма, кайчакта кеше кюҥелендя булмаса да теле белян жангыша.

Кайсы кеше дяшмей тороб акыллы кюреня. Кайсы кеше кюб сӧйлӧй сӧйлӧй кеше тынычлыгын бетеря. Беряӱ сюз кайтара белмягянгя дяшмей тора, беряу тейешле багытны кӧтӧб дяшмей тора.

Акыллы кеше багытны кӧтӧб сюз башламый тора. Тома кеше багытка карамый. Рятсез сюзчян кешедян кюҥел кайта.

Акылсыз кешенен сюзе тинтякляр сӧйлӧй торган ӓкеят шикелле. Акылсыз кеше ӱгет сӧйляся багытсыз сӧйлӧй, шуҥар кюря аны кеше кабыл кюрмей. Кайсы кеше кирякмяскя оялыб, ӱз жанын жугалта, кайсы кеше кешенен катерен калдырмыйм диб жалганный. Кайсы кеше оятыннан дусына кӧчӧ житмяслек багадя биря, биргян багадясен кыла алмагач, дусына дошман була.

Ӱч иткян кешегя Ходай кайтарыр, жазыкларын кичермяс. Жакыныҥнын рянжеткянен кичер, теляк телясяҥ, синеҥ жазыгыҥны Ходай кичерер. Ӱз кюҥелендя кешегя ӱпкя тоткан кеше, жазыгымны кичер диб Ходайдан ничек итеб телясен? Ӱзедей кешегя кичермягян кеше, жазыкларымны кичер диб Ходайдан ничек телясен? Ӱзе жир тупырагы булыб тороб, кешегя ӱпкя тоткач, анын жазыкларын кем тазартсын? Ӱлясеҥне уйла да, ӱпкя тотоуыҥны ташла, ӱлеб чересеҥне исеҥя ал да, Алла бойорокларын тот, Алла бойорокларын исябля дя, кешегя ӱпкялямя. Ходайнын кушканын исеҥя тӧшӧр дя, азгынчылыгыҥны ташла.

Ызгыш чыгарудан тыйыл, тыйылсаҥ, жазыгыҥны киметерсен. Ачыучан кеше ызгыш чыгара, усал кеше дусларны болгата, татыу торганнар арасына дошманнык сала. Жанар нястя кюбяйгян сайын ут кӧчяя, ызгышкан сайын ачыу калыная, кешенеҥ кӧчяйгян сайын жаманныгы кюбяя, байыган сайын ачыуы дяӱая. Очконга ӧрсян жанар, тӧкӧрсяҥ сюняр, икесе дя бер ауыздан киля.

Фото: orbita.dn.ua

(“Белемнек” княгясеннян)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев