Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Герой кече ватанына кайтты

Күптән түгел Тверь өлкәсендә Иске Гришкинда туган Григорий Николаевның җәсәде табылды

Сугыш бетүгә 75 елдан артык вакыт узды. Ләкин хәбәрсез югалган солдатларны эзләү, алар турында мәгълүматларны торгызу эшләре дәвам итә. Күптән түгел Тверь өлкәсендә Иске Гришкинда туган Григорий Николаевның җәсәде табылды.

– Ул сугышка 1941 елда Бондюг химзаводыннан китә. 1942 елда Ханино авылы өчен барган сугышларда һәлак була. Сугышчыларны эзләү барышында Николай Яковлевичның штатлы медальоны табыла, андагы язу яхшы сакланган. 9 декабрьдә – Ватан Геройлары көнендә, солдатның җәсәден кече ватанына алып кайттылар һәм хөрмәтләп авыл зиратына күмделәр. «Сугыш соңгы солдат күмелгәч беткән булып санала. Григорий Николаевның тарихы моны раслый. Ләкин ул соңгы солдат түгел әлегә. Без сугышның ак тапларын тулыландырырга тиешбез, хәбәрсез югалган, яу кырында һәлак булган якташларыбыз турында мәгълүматлар җыю буенча эшне дәвам итәчәкбез», – диде район җитәкчесе Радмир Беляев.

Менделеевск яңалыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев