Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Ибушев: җыр өлкәсендә халыкның зәвыгы төште

Концерт карарга килгән халыкка да җиңел-җилпе әсәрләр кирәк. Җыр өлкәсендә халыкның зәвыгы төште. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә, Татарстанның халык артисты, җырчы Георгий Ибушев әйтте.

"Хәзерге иҗатчыларга Сара Садыйкованың иҗаты белән танышырга кирәк дип уйлыйм, - ди Георгий Ибушев. - Әгәр дә без ул иҗатны җуйсак, татар сәнгате гарип, ятим булып калчак. Бик кызганыч, бүгенге көндә чын-чынлап күңелгә үтеп керерлек җыр яза торган яшьләр юк. Языла, меңәрләгән җыр языла, аларның ни сүзе, ни көе юк. Бүген барысы да акчага бәйләнгән, көчләп кул чаптырып популярлашу заманы китте. Җырчы тирәсендә 10-15 кешенең сикереп йөрүе дә сәер. Тамашачының да күп өлеше җырны, җырчыны бәяли белми. Тамашачы җыр тыңлый белми, бу сүзне әйтергә курыкмыйм. Бу күренешкә күп "йолдызларыбыз" зур өлеш кертте. Йолдыз булсалар да, алар татарның җыр мәдәниятен тирәнгә тартып төшерде. "Үзгәреш җиле" проекты каян килеп чыккан? Үзгәртәләр, кая барабыз - белгән юк. Европага барабыз дип татар җырына бәйләнәләр. Мин үзем җырчы буларак куркуга калдым: Р.Яхин, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин, А.Монасыйпов һәм халык җырлары берсенә дә кагылалар! Аларга синең кагылырга хакың юк! "Үзгәреш җиле" ясап үзгәртергә телисең икән, акылың, талантың бар икән, үзең яз! Халык кабул итсә - шөкер, итмәсә - кирәгегез юк, димәк"!
Георгий Ибушев каләмле җырчы, аның шигырьләре республика матбугатында да дөнья күрә.
"Татар-информ", Мөршидә Кыямова
Салават Камалетдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев