Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Георгий Ибушев очсыз җырлар белән дәрәҗәсен төшермәде"

Инде күпме вакыт Владимирда узган Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның 60 яшьлегенә багышланган очрашу кичәсе тәэсиреннән айный алмый йөрим. Хисләремне авыл җирлеге кысаларыннан тартып алып, газетабыз аша бөтен республикага таратасым килә. Тик бөтен тулылыгы, мәгънәсе белән ачып биреп бетерә алмам дип куркам. Мин язмасам, кем язар инде дип, өстемә олы...

...Хәтерлим әле, без яшүсмер чакта консерваториянең соңгы курсларында белем алучы Георгий Ибушевка үпкәле идек. Укып бетергәч, опера җырласы икән дигән сүзне ишеткәч, ничек кайгырганнарыбызны белсәгез! Без аның тизрәк укып чыгуын шуның өчен көттекмени? Кемгә кирәк аның опера җырчысы булуы? Зур җырчы булырлыгы да бар, югыйсә...
Клубта концерт башланганчы, җырчыбызның яшьлек елларына багышланган презентация караганда шулары уйлап, үзалдыма елмаеп утырдым. Уйларымны бүлдереп, янымда утыручы түтиләр төртеп куя: "Әнә, экранга кара, әтиеңнең яшь чагы", - диләр. Әйе, мәктәп укучысы Ибушев Георгийны җырлатып тора. Кулында баяны, ул аның җыр укытучысы.
Мин тагын үсмерчакка кайтам... Югары очта яшьләр белән кич утырган идек бер. Нәрсә сөйләшкәннәрен хәтерләмим, Нипук Георгиенең (Мефодий Георгие дигән сүз) кызык хәлләр сөйләвеннән эчләр катып көлгәнемне генә хәтерлим. Ул гомер буе гел шундый, рәхәтләнеп сөйли, кычкырып көлә, ихлас көлдерә торган булып кала алды.
Безнең якта гадәттә авыл клубында уздырыла торган чаралар кимендә бер сәгать соңрак башлана. Авыл кешесенең эше бетми бит аның. Кичке сәгать 6га билгеләнгән очрашу кичәсенә мин 10-15 минут алданрак мендем (башка авылда яшим). Клуб ишеген ачып җибәрсәм, алга уза торган түгел. Утыру түгел, басып торырга да урын калмаган. Ярый әле классташым Валерий Михайлов күреп алды, завклуб булып эшләүче, үзе дә яшь вакытта шәп җырлый торган дустым, алга уздырды, урын табып бирде.
Концерт башланды. Беркемгә дә үз яшен бирдерми торган, чыңлап торган саф тавышлы Миңгол ага Галиев башлап җибәрде концертны. Мәктәп укучысы Ибушевны күреп, олы сәхнәгә юл күрсәтүче укытучысы бит ул Георгийның. Концерт барышында икесе дә халык артисты исеменә лаек булган җырчылар аерым-аерым да, бергә дә, кочаклашып та, шаярып та, моңланып та җыр суздылар.
Концертлар тарихын белмим, тик алып баручыларның җырчының үз шигырьләре белән үрелгән җыр бәйрәмнәрен тәкъдим иткәнен минем күргәнем дә, ишеткәнемдә юк. Мәһабәт Рәшит Сабиров рәхәтләндереп елмайтты да, елатты да бу көнне. Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасының бу кичәдә катнашуы бик зур тәрбияви көчкә дә ия иде. Ибушевлар гаиләсенең, Георгийның дәдәләре белән үзара дуслыгын, туганлык мөнәсәбәтләрен күпләргә үрнәк дип бәяләде ул. Бу кичәдә туганнар якынлыгы тагын ачык күренде. Дәдәләре үз энеләрен җырлап та, шигырь чыгарып та котлады.
Районыбыз сандугачы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Шрыков халыкның иң яратып кабул иткән җырларын гына алып килгән. Йөрәгеннән чыккан эчкерсез теләкләрен Георгий Ибушевка ул да бик матур итеп, җырларына үреп җиткерде. Тагын бер атказанган мәдәният хезмәткәре, күрше авыл егете Фарил Дөлмиев музыкаль бизәлешне тәэмин итте, яраткан уен коралларында халык көйләрен уйнады.
Татарстанның атказанган артисты Владимир кызы Елена Григорьева Георгий Ибушев кичәсенә иң яраткан җырларын сайлап кайткан. Шуларның берсе - керәшен җырлары стилендә язылган үз көе. Алдагы җыры алдыннан: "Мин хәзер сезгә Владимир көен җырлыйм. Сапурина Екатерина түтидән язып алдым мин аны. Бас әле, Кәтүш түти, сез миңа да, Георгий Ибушевка да бик күп керәшен җырлары бүләк иттегез. Шушы җырларны саклаганыгыз өчен бер гөрләтеп кул чабып алыйк әле үзезгә", - диде. Алкышлардан соң Кәтүш түти сүз алды: "Менә минем янәшәмдә Лидия утыра, - дип башлады ул сүзен. Көтелмәгән бу җөмләдән авызымны ачып калдым, - аның әбисе белән бертуган Кирла (Кирилл) исемле дәдәсе шундый оста гармунчы булган, - дип дәвам итте ул, - Тып-тын җәйге төндә ул гармун уйный, түбән оч кызлары шушы җырны җырлый икән. Югары очта ап-ачык итеп бөтен көен, сүзләрен әни ишетеп торган. Ул аны шулхәтле тәэсирле итеп сөйли торган иде, - дип чыгыш ясады Кәтүш түти. 3 чакрымлы авылның түбән очыннан югары очына ишетелерлек бу "Асыл безнең ил" җырын Елена башкаруында тыңлаганда минем күзләремдәге яшь бөртекләрен җырчы үзе дә күреп җырлады бугай.
Казан мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Ольга Бачкова, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Елена Кириллова, Владимир мәктәбе укучысы Денис Михайловларны да халык яратып кабул итте. Өлкәннәр һәм балалар фольклор коллективлары, Бачковлар, Даниловлар, Михайловлар гаиләләре чыгышлары концертның киң колачлы булуы турында сөйли. Сәхнәгә менеп чәчәк, истәлекле бүләк бирүчеләрнең саны да күп иде. Маловлар махсус заказ белән Владимир авылының су буе күренешен ясаткан картина бүләк итте. Георгийның Роза җиңгәсе зур бер картинаны үз кулы белән чигеп ясаган. Җырчыны классташлары, татар теле укытучысы Роза Петровна Бахрова да зурлады.
Биш сәгать буе барган концерт сизелмичә дә узып китте. Бер тапкыр йөрү, чыгу-керү, ишек тавышы ишетелмәде. Әйткәнемчә, утырып торучыларга караганда басып торучылар күбрәк тә иде әле.
Кичә ахырында кабат Рәшит Сабиров сүз алды: "Мин кичә оештыру, аны алып баруның нинди олы хезмәт икәнен бик яхшы аңлыйм. Бу эшне бүген авылдашыгыз Галина Михайлова башкарды. Алкышлар күп булды. Рәхмәт әйтеп аңа да кул чабыйк әле, иптәшләр",- диде остаз. Клуб мөдире Валерийның хатыны Галина кичә өчен төп хезмәт куйган кеше. Ә Галина, үз чиратында, оештыру эшләрендә һәртөрле ярдәм күрсәткән авыл җирлеге башлыгы А.И.Зыятдинов һәм шәхси эшмәкәр, Түбән Камада яшәүче Д.В.Пасыевка рәхмәтен җиткерде.
Концертның җылы, җанлы, бер сулышта узуы хакында яздым шикелле. Тик менә Георгий Ибушевның үзе турында аз яздым бугай. Хәер, аның иҗаты, таланты, тормыш юлы турында болай да күп язылды инде, музыка белгечләре алга таба да язарлар әле. Авылдашларының чәчәккә күмүе, җырларын басып алкышлавы, уч төбе кызганчы кул чабулар - җырчыга хөрмәт, эчкерсез ярату турында сөйләде.
Георгий Ибушев бервакытта да очсыз җырлар белән дәрәҗәсен төшермәде. Операдан арияләр дә, күренекле композиторларның классик әсәрләрен дә, халык көйләрен югары дәрәҗәдә башкара торган яхшы җырчы булды. Ялган дәрәҗә артыннан да кумады. Ә бу кичәдә нигездә яшьлек җырларын, керәшен көйләрен, халык кушылып җырлый алырлык, бар кешегә дә таныш җырларны башкарды. Баянчысы Геннадий Максимов язган җырларны да халык яратып кабул итте. Ә мин концерттан мондый нәтиҗә ясап кайттым: эте-бете, көй белгәне-белмәгәне, тавышлысы-тавышсызы әртис булып йөргән бу заманда Ибушевлар тансык икән; сәхнәдә сикереп, мәтәлчек атып, йөгереп йөреп тә әлсерәмәгән тавышлы, фонограммага чак авыз ачып өлгерүчеләр түгел, Ибушевлар сагындырган икән. Радионы ачкач: "Кем җырлый, тегеңә дә моңа да ошаган"- дип баш ватарлык артистлар түгел, үзенә генә хас тавышлы Ибушевлар кирәк икән. Алыштыргысыз аккомпаниаторы Геннадий Максимовның тере баян тавышына җырлаучы нәкъ менә Ибушев кебек артистлар дәрәҗәле шул. 30 ел гомерен Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйган Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевны Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров югарылыгындагы җырчы дип атарга тулы хакыбыз бар. Яраткан җырчыбыз концертларны күп куйгандыр, ләкин Владимир авылындагысы башка, үзгә, икенче төрле, кабатланмас иде...
Кичәдән фоторепортаж карагыз
ЛИДИЯ ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы Владимир авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев