Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Ибушев: “Гөргөри дәдәй керәшеннәрнең духовный әтейсе иде”

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Григорий Родионовны “нык характерлы, ләкин нечкә күңелле шәхес иде” диде

– Гөргөри дәдәй белән бик яхшы аралаштык, якын дуслар булдык. Керәшеннәрнең духовный әтейсе иде ул. Һәрвакыт беренче рәттә булды. Әдәби һәм фәнни чараларга, очрашуларга, киңәшмәләргә бергә йөри идек. Григорий Родионов, Галина Казанцева һәм мин – өчәү бергә республика буйлап әллә никадәр концертларда, очрашуларда булдык. Гөргөри дәдәй керәшеннәрне искиткеч яратты. Язучы гына түгел, ул җитәкче урыннарда җаваплы эштә дә эшләде. Андый җирләрдә тирән мәгънәле фикергә ия, ышанычлы кешеләр генә эшли.

Тормышы гел рәхәттән генә булмады. Төрле ямьсез сүзләр дә ишетергә туры килде аңа. Авырлыкларын безгә күрсәтмәде. Бөтенесен җиңеп, алга атлый белде ул. Нык характерлы, нечкә күңелле иде.

Гөргөри дәдәй шулкадәр шаян, шат күңелле, олы йөрәкле зат иде. Үзенең шаянлыгы белән җанның бер өлешен алып китте. Әле генә утырып, рәхтләнеп көлә-көлә аралашкан идек. Бу хәбәргә күңел ышанмый. Аннан җылы сүзләр ишетү шундый рәхәт иде. Миңа күп тапкырлар “әйдә, язучылар берлегенә кер, үзем бирәм ходатайствоны”, – дип әйтте. Аңа каршы, “тукта әле, Гөргөри дәдәй, тагын бер китабым чыксын әле”, – дия идем. Искиткеч олы шәхес, беркайчан да онытылмас ул, – диде Георгий Ибушев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев