Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Борисов: “ВДВ” гаскәрләрендә хезмәт итүем белән горурланам

2 августта халык телендә «ВДВ» дип аталган, армиянең элитасы булып саналган һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә

Десантчылар юкка гына элита булып саналмый. Әлеге гаскәрләргә физик яктан иң көчле, акыл белән эш итә белүче, ныклы, тапкыр кешеләрне генә алалар. Десантчы булу - парашют киеп сикерү генә түгел, ә кушылган хәрби бурычларны төгәл үтәү дә.

Һава-десант гаскәрләренең Әфганстан, Чечняда булган бәрелешләрдә кылган батырлыкларын сөйләп-аңлатып бетерә торган түгел. 2000нче елны Чечнядагы бәрелешләрдә 776нчы биеклекне алганда данлыклы 6 рота десантчыларының һәлак булуы да шуны сөйли. Ул камалышта туксан десантчы ике мең ярым боевикка каршы чыга. Җитмеш бер солдат, унөч офицер һәлак була.

Районыбызда да десантчы булган Ватан сакчылары шактый. Төрлесе төрле елда, төрле җирдә хезмәт иткән булсалар да, аларны десантчылар дуслыгы берләштерә. Шуларның берсе – Георгий Борисов. Зәйдә туып- үскән егет шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә укыган. Ә биредә егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү буенча эш яхшы куелган.

Георгий хәрби хезмәттә өч ел була. Башта Нижний Тагил шәһәрендә элемтә буенча курслар үтә. Аннан соң хезмәтне контракт буенча Ивановада һава десанты гаскәрләрендә дәвам итә. Әлбәттә, контракт буенча хезмәт итүчеләргә төрле хәрби чуалышларда катнашырга туры килә. Грузия һәм Осетия арасындагы бәрелешләр 2008 елның июль азагы август башында кискенләшә башлый. Әлеге регионга шактый гына Россия гаскәрләре дә кертелә. Зәй егетенә шул чуалышларны җайга салуда катнашырга туры килә. Берничә тәүлек дәвамында Россия гаскәрләре Көньяк Осетия Кораллы көчләре белән берлектә конфликт зоналарына якын урнашкан районнарда Грузия гаскәрләрен кысрыклап чыгаралар.

- Хәрби хезмәт үткән көннәр онытылырлык түгел. Беренче тапкыр парашюттан сикергәнне бик хәтерләмисең ул. Беренчесе бик куркыныч түгел, икенчесе куркыныч. Чөнки ничек икәнен беләсең, беренчесендә нәрсә, ничек буласын белмәгән көе сикерәсең бит. Беренче тапкыр АН-2 самолетыннан сикерсәм, соңрак - ИЛ-76 самолетыннан. Ике ел эчендә парашюттан унсигез тапкыр сикердем. “ВДВ” гаскәрләрендә хезмә итүем белән горурланам, -ди Георгий.

Якташыбыз хәрби хезмәтне 2008 елда тәмамлый. Башта автоагрегат заводында, соңрак ун ел “Техно заводы”ҖЧШендә хезмәт куя. Бүгенге көндә ул Чаллының “Дельта” транспорт компаниясендә эшли.

Фото Георгий Борисовның  шәхси архивыннан

Николай Шамионов, "Зәй офыклары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев