Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Ибушев: “Җыр ул – Ходайның могҗизасы”

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның “Рәхмәт сиңа, язмыш!” дип исемләнгән музыкаль-шигъри кичәсе узды.

Күңелсез якларның да матурлыгын күрә белүчеләр бар. Шундый шәхесләрнең берсе – Георгий Ибушев. Ул – матурлык җырчысы. Мамадыш районының гүзәл табигатьле Владимир авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән егетнең күңеленә басу-кырларның иркенлеге, Нократ буйларының сафлыгы, таң җилләренең җитезлеге, урман шаулавының тынлыгы сеңгән. Ә бу, үз чиратында, аның шигъриятенә, моңнарына күчкән.

Георгий Ибушевның Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә үткәрелгән музыкаль-шигъри кичәсенә аны якын иткән, иҗатын яраткан дуслары җыелды. Зал шыгрым тулы иде. Хәтта, аяк басарлык урын калмады. “Моның кадәр күп кеше килер дип уйламаган идек. Безнең үзәгебездә буш урындыклар калмады, гафу итәрсез. Алга таба зур зал кирәк булачак инде, – дип, мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова да моңа игътибар бирде. – Георгий Ибушев үзен камерный җырчы дип атый. Киләсе елда аның камерный концертларын оештырырбыз, Алла боерса”.

Георгий Мифодиевичка Җырчы Җәкәү йорты исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды. “Шундый Георгиебыз булу белән без бик бәхетле”, – диде Людмила Даниловна. Кунаклар арасында “Ак Барс” холдингының генераль директоры урынбасары Елена Алешина да бар иде. “Сезнең белән таныш булуым – минем өчен зур дәрәҗә. Моның белән чиксез горурланам. Ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз”, – диде Елена Александровна.

– Язмышын һәр кеше үзе яза. Халкыбызның, безнең районның, Татарстанның горурлыгы сез. Үзегезгә генә хас булган моңлы тавышыгыз бар. Сез шундый эчкерсез, гади кеше. Без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез, – дип сүзен башлады район җитәкчесе. – Георгий дәдәй туган авылына еш кайта, бакчада эшли, җиләккә йөри. Кыскасы, авылны бик ярата ул. Алар бөтен гаиләләре белән хөрмәткә лаек кешеләр. Чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез сезгә, Георгий Мифодиевич. Бу кичәне үзебезнең Мамадыш районында да дәвам итсәк иде, дигән теләктә калабыз, – дип сөйләде Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов. Ул Георгий Ибушевка “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырды.

Владимир авылының “Талир тәңкә” керәшен фольклор ансамбле дә авылдашлары Георгий Ибушевны дәртле чыгышлары белән котладылар. “Иҗатыгызда чагылган төп темаларның берсе – җырны, моңны данлау, аның бөеклеген күрсәтү. Шагыйрь күңелендә шигъри юлларның һәм җырның ничек тууын шигырьдә яктырта алган зур талант иясе дә Сез, – диде ансамбль җитәкчесе Галина Михайлова. – Сүз аша көйнең матурлыгын күрсәтеп, көй аша сүзләрнең мәгънәсен зурлыйсыз. Георгий дәдәй, чын мәгънәсендә, халыкка хезмәт итәсез”.

Поэзиядә үзенә генә хас гаҗәеп дөньясы булган Георгий абый шигырьләрен укыганда тамашачы белән ике арадагы күзгә күренми торган бәйләнеш тоелды. Аның матурлыкны, табигать һәм кеше арасындагы бәйләнешне үз хис-кичерешләренә төреп иҗат иткән шигырьләрен Вероника Степанова, Денис Михайлов, Олег Фазылҗанов, Елена Григорьева яңгыраттылар. Шулай ук, тарих фәннәре кандидаты Аркадий Фокин үзенең тәрҗемәсендә шагыйрьнең әсәрләрен рус телендә укыды. Күңеленә дөньяның бөеклеге, матурлыгы, затлылыгы сыйган талантлы карендәшебезнең шигырьләренә язылган җырлар да башкарылды. Очрашуда чыгыш ясаган җырчылардан иң бәләкәе булган җиде яшьлек Виктория Чебышева якташы Георгий Ибушевка керәшен җыруын бүләк итте.

Егерме сигез яшендә консерватория тәмамлап, филармониягә эшкә кергән Георгий Ибушев бер урында – әдәби-музыкаль лекторийда утыз сигезенче елын эшли. Тарихының күп өлеше Георгий Ибушев эшчәнлегенә бәйле лекторийга – 77 ел. Моны җырчы Владимир Васильев та телгә алды.

– Георгий Ибушевны якын итеп, аны Җөргий дәдәй дип йөртәм. Яшьләр өчен ул – зур үрнәк, яшьтәшләренә – якын дус. Шундый кеше белән бергә эшләвебезгә горурланабыз. Сәнгать кешесенең кадерен белергә кирәк. Ходай аңа тагын көч, сәламәтлек бирсен. Кырык өч яшендә аңа Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Хәзер ул Россиянең дә югары исеменә лаек. Керәшеннәр арасында, ялгышмасам, алар бишәү: Вера Минкина, Венера Ганиева, Николай Дунаев, Лидия Әхмәтова һәм Георгий Ибушев. Без аларны белергә, кадерләргә, күренекле кешеләр белән аралашуыбызга сөенергә тиешбез. Ходай тагын җырланмаган матур җырларыңны халыкка җиткерергә насыйп итсен сиңа, Георгий, – дип үзенең ихлас теләкләрен җиткерде җырчы Владимир. Һәм кичәне Әхмәт Ерикәй сүзләренә Рөстәм Яхин иҗат иткән “Җырланмаган әле безнең җыр”ы белән дәвам итте.

Сәләтле кеше бөтен яктан да килгән була, диләр. Җырчыны рәсем ясау да нык җәлеп итә икән: “Төрле сарайлар ясарга яратам. Урыннан кузгалмыйча, сәгатьләр буе рәсем ясый алам. Ясап бетермичә һич туктап булмый”, – ди Георгий Ибушев. Ләкин үзен рәссамнар рәтенә кертмәвен дә искәртте җырчы.

– Сүзләре мәгънәсез, моңы булмаган җырларга алданып, җаныңны пычратып яшәргә кирәкми. Җыр матурлык тудырыр, кешене тәрбияләр өчен бирелгән. Моннан тыш, яхшы, үтемле җыр күңелне күтәрә. Җырны тыңларга өйрәнегез, балаларыгызга да өйрәтегез. Җыр ул – Ходайның могҗизасы. Шуңа күрә аңа уенчык итеп карарга ярамый. Никадәр тирәннән аны аңларга тырышасыз икән, сезнең җаныгыз шулкадәр баерак була, – дип, фикерен белдерде Георгий дәдәй.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев