Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий Цыгановка Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы бирелде

Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уздырылган республика күләмендәге Питрау бәйрәмен ачу тантанасында, Геннадий Цыганов хөкүмәт бүләге тапшырылды.

"Питрау-2022" бәйрәмендә Чистай шәһәренең “Восток” мәдәни-күңел ачу үзәге карамагындагы “Багалмам” керәшен фольклор ансамбле солисты, республика керәшен иҗтимагый оешмасы члены Геннадий Цыганов Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. 

2017 елда Чистай шәһәрендә, керәшен иҗтимагый үзәге җитәкчесе Иван Чурин ярдәме белән, “Багалмам” фольклор ансамбле төзелде. Аның җитәкчесе итеп Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вячеслав Митрофанов сайлана. Ансамбль оешуының беренче көненнән үк җырга, моңга гашыйк булган солистларның берсе – Геннадий Цыганов.


“Багалмам” кыска вакыт эчендә бик күп уңышларга иреште:
– республика күләмендәге “Безнең йортыбыз – Татарстан” фестивалендә лауреат исемен алдылар;
– республика күләмендәге 5нче һәм 6нчы “Балкыш” фестивалендә дипломнар белән бүләкләнеп, Казанда Гала-концертта катнаштылар;
– Чуваш республикасының “Урмай-Зәлидә” төрки дөнья традицион мәдәнияте фестивалендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр;
– “Алтын-Мәйдан-Кырым” халыкара инклюзив фольклор фестиваль-конкурсының 8 номинациясендә катнашып, җиде – 1нче урынга, бер 3нче урынга лаек булдылар;
– республика керәшен мәдәнияте фестивалендә 3нче дәрәҗә лауреат булдылар.

Бу җиңүләрдә Геннадий Ивановичның өлеше бик зур. Ул - үз эшенә чын күңелдән бирелгән, җырлары аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәүче шәхес. Озак еллар дәвамында Чистай шәһәре автотранспорт предприятиесендә директор урынбасары булып эшләгән. Предприятие таралгач, күп еллар элеваторда цех мастеры булган. Бүгенге көндә Геннадий Цыганов лаеклы ялда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев