Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий Макаровның шәкертләре онытылып барган көйләп уку жанрын популярлаштыра ФОТОРЕПОРТАЖ

Гасырлар дәвамында онытылган "Идегәй" дастаны һәм фольклорчылар эзләп тапкан шактый бәет-мөнәҗәтләр бүген беренче тапкыр тамашачы алдында көйләп укылды.

Борынгы музыкаль әсәрләрне сәнгать фәннәре кандидаты, фольклорчы галим Геннадий Макаровның шәкертләре - Казан консерваториясенең борыңгы татар музыкасы "Бәрәкәт" ансамбле; Казан дәүләт мәдәният институтының Алсу Еникеева җитәкчелегендәге "Җомга көн" фольклор ансамбле; Казан шәһәре Киров районы Өстәмә белем бирү үзәгенең "Заречье" фольклор ансамбле тәкъдим итте.

Яшь артистларның чыгышы Казан дәүләт консерваториясендә "Дәрвишләрнең сөхбәтендә. Урта гасыр татар музыкасы һәм язма шигърияте" исемле концертта яңгырады. Концертны фольклорчы галим, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров әзерләгән. Бер сәгатьтән артык дәвам иткән концерт программасына иске татар классик өслүбендәге бәет, мөнәҗәт, газәл, касыйдәләр, халык җырлары кертелгән.

Концерт Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы бинасының Репетиция залында оештырылды. Тамашачылар арасында әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, кинорежиссер Салават Юзеев белән продюсер Марина Галицкая һәм башкалар бар иде.

Геннадий Макаров концерт программасына үзенең кырык ел фольклор табышлары кертелүен, әлеге әсәрләрнең реставрацияләнүен әйтте. Галим фикеренчә, бу программа алга таба цикл булып дәвам итәчәк. "Ул цикл Урта гасыр татар музыкасы республика фестиваленең нигезе була ала", - ди Геннадий Макаров.

МА "Татар-Информ"

Фотолар Геннадий Макаровның архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев