Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий Макаров: "Жюри өстенлекне халыкчанрак башкаруга, табигый тавышка бирде"

Фольклорист Геннадий Макаров "Туым жондозы" фестивале турында

Геннадий МАКАРОВ, Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге члены, сәнгать фәннәре кандидаты, "Туым жондозы" фестивале председателе: 

– Елдан-ел әзерлек дәрәҗәсе үсә бара. Һәрбер төбәк үз ягы үзенчәлекләрен күрсәтергә, үз җыруларын, үз киемнәрен сакларга тырыша. Менә бу, чын мәгънәдә, үрнәк булырлык фольклор фестивале. Илебездәге һәм Татарстандагы һәрбер этник төркем үз тамырларын сакларга тырыша. Ләкин бу юнәлештә янып йөрүче кешеләребез, нигәдер, җитеп бетми сыман. Югыйсә, дәүләт бу юнәлешне хуплый. Керәшен халык сәнгате буенча шушы ирешкән югарылыкны югалтмаска, ә элеккеләрне  яңадан кайтарырга кирәк. Моның өчен,  менә монда безнең фән эшлеклеләре  дә булырга тиеш иде, югыйсә. Чөнки Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, андагы фольклор фондлары безнең бай. Әмма ул әлегә үле бер йөк, аны җанландырыр өчен, халык кабул итәрлек итеп бирергә кирәк. Халык иҗаты үзәкләре, балалар иҗаты үзәкләре дә бар. Әлбәттә,  алар эшли, тырыша. Ләкин бүгенге көндә бу өлкәдә эшли алучы белгечләр әзерлеге түбән дәрәҗәдә.  

Гран-прига килгәндә, жюри өстенлекне – профессионаллыкка да, осталыкка да  түгел, ә халыкчанрак башкаруга, табигый тавышка бирде...  

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев