Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий Макаров: "Архивларда - байлык! Алар әрәм булып ята"

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова) Кичә Jadidfest татар мәдәнияте фестиваленең лекториендә танылган фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров халык көйләре белән кызыксынган яшь музыкантлар музыкаль "азык" табу юлларын өйрәтте: "Мирасыбызны барлый башлаганда Александр Ключаревны искә төшерә, Җәүдәт Фәйзинең "Халык көйләре" җыентыкларын актара башлыйбыз - алар инде мең кат билгеле,...

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова) Кичә Jadidfest татар мәдәнияте фестиваленең лекториендә танылган фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров халык көйләре белән кызыксынган яшь музыкантлар музыкаль "азык" табу юлларын өйрәтте: "Мирасыбызны барлый башлаганда Александр Ключаревны искә төшерә, Җәүдәт Фәйзинең "Халык көйләре" җыентыкларын актара башлыйбыз - алар инде мең кат билгеле, аларда яңалык юк, - ди галим. - Ә яңалык кайда? Әлбәттә, архивларда һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Мирасханәсендә. Андагы байлык! Беркемдә кулланмый, әрәм булып ята. Ул фән өчен генә булып кала. Ә фән гамәл өчен булырга тиеш".

Кичә Jadidfest татар мәдәнияте фестиваленең лекториендә танылган фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров һәм аның студентлары катнашты. Алар тыңлаучыларны Идел буе халыклары кулланган борынгы музыка уен кораллары - думбыра, кыл кубыз һәм башкалар белән таныштырды.

Казан дәүләт консерваториясе педагогы буларак, Геннадий Макаров этномузыкология бүлегенә Идел буенда яшәүче халыклар бик теләп килсә дә, татарлар өчен популяр булмавын борчылып әйтә.

"Консерватория сүзе куркытадыр, әлбәттә. Әмма килегез безгә. Укытырбыз, - ди Геннадий Макаров. - Бу очрашу безнең өчен бик кирәк. Без бергәләп алга таба юнәлешләребезне билгеләр идек".

Лекторийда удмурт кызлары һәм егетләре частушкалар һәм борынгы "Сак-сок" бәетенең удмурт вариантын башкардылар. Очрашу борынгы уен кораларында башкарылган борынгы "Казан маршы" белән тәмамланды.

Мәгълүмат өчен. Jadidfest фестивале Казанның "Смена" үзәгендә көне буе дәвам итте. Чараның төп оештыручысы - Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы. Фестиваль өченче тапкыр уздырыла.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев