Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий Макаров: “Милли музыкага игътибар бирсәк, бездән дә берәр бөек керәшен үсеп чыгар”

Бүгенге әңгәмәбез – керәшен халкы тарихын, культурасын балачагыннан ук сөйгән, югары белем алганнан соң, шушы мәхәббәтен гамәлдә күрсәткән музыка белгече, этнограф, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий МАКАРОВ белән.

2023 ел Россиядә “Укытучылар һәм остазлар” елы дип игълан ителде. “Туганайлар” редакциясе “Остаз” дип исемләнгән яңа проект башлап җибәрде. Газета битләрендә һәм социаль челтәрләрдә укучыларыбызга үз өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешеп кенә калмыйча, туплаган тәҗрибәсен, белемен яшь буынга тапшыру белән шөгыльләнгән шәхесләр турында сөйлиячәкбез. Бүгенге әңгәмәбез – керәшен халкы тарихын, культурасын балачагыннан ук сөйгән, югары белем алганнан соң, шушы мәхәббәтен гамәлдә күрсәткән музыка белгече, этнограф, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий МАКАРОВ белән.

Энтузиастлар – арабызда

– Геннадий Михайлович, нәрсәләр белән янып-көеп йөрисез соңгы арада?

– Бүгенге көндә 1980-2000 елларда алып барган эшләрнең нәтиҗәләре күренә башлады. Совет чорындагы истәлекләргә тукталам. Ул заманда кайберәүләр сезнең муендагы кебек тамакса турында хыяллана гына алса, бүген ул күп кешедә бар инде. Аның матурлыгын күрәләр. Музыка уен кораллары буенча да шул ук хәл. Кыскасы, узган гасыр энтузиастлары эшләренең нәтиҗәләре күренә башлады.

– Ә кемнәр соң ул энтузиастлар: яшьләрме я олылармы?

– 1980-90 елларда алар нәкъ сезнең кебек яшьләр иде. Бер яктан, зур хыяллар белән янып йөреп, шуларны тормышка ашырырга омтылалар; ә икенче яктан, башларына “кирәкме соң бу миңа” дигән уйлар да килә. Эчке каршылыкларын җиңеп, үз фикеренә, идеясенә тугры калган “энтузиастлар” башкарган зур эшләрнең җимешләрен җыябыз бүген. Әйе, заманасы үзгәрә, ләкин механизмнар бер үк кала. Яшьләр булган әйберне ничек кенә яңартырга омтылса да, традицияләрне онытмаска тырыша. Болындагы колын да анасыннан ерак китми – югалырга курка. Адәм баласы, шулай ук, тамырларын онытмау өчен көч куя. Борынгы әйберләрне яшьләр экзотика итеп кабул итә, ләкин икенче яктан – ул бит безнең тамырларыбыз. Икесен бергә кушсаң, традицияләрне саклап калуда “менә дигән” нәтиҗә бирә.

– Ә бүген андый энтузиастлар күпме?

– Алар бар. Тик кайберсенә вакытында мәгълүмат җитми, шуңа бераздан энтузиастлык сүрелә. Тора-бара ул тормышның башка гадәти агымнарына кереп китә. Бүтән мәсьәләләр килеп туа. Яшьлек дигәндә, кияүгә чыкмаган, әле өйләнмәгән кешеләрне күздә тотам. Яшьлекнең төп сыйфаты – матурлыкка омтылу. – Ә сез үзегез бу эшкә кайчан тартылдыгыз? – Укыта башлаган мәлдә, эчтә ниндидер бер каршылык бар иде: ни өчен мәктәп программасында милли көйләргә игътибар бирелми? Берсендә балаларга “Сак-Сок” бәетен өйрәттем. Шул ук көнне парторг үзенә чакырып сүкте, комсомолдан чыгарабыз дип куркытты. Ләкин вакыт булганда мин кешеләр белән аралашу, көйләр җыю өчен тирә-яктагы авылларга чыгып китә идем. Бераздан халык иҗатына тартылу көчәйде. Фольклор белән кызыксынучылар бер-берсен белә, аралаша иде. Аннан инде фестивальләргә дә җыела башладык. “Түгәрәк уен”, “Нардуган”, соңрак “Туым җондозы” оешты. Яңалык та кирәк иде бит, шуңа аны керәшен җәмгыяте дә хуплады. Яше дә, карты да, костюмнар тегеп, җырлар өйрәнеп, бер көчле хәрәкәт булдырды. Бүген дә шул энтузиастлар игътибарга лаек. “Үземне кирәкле дип саныйм”

– Соңгы интервьюларыгызның берсендә сездән “Үзегезне кем дип саныйсыз: этнограф, музыкант я педагогмы” дип сораганнар. “Мин аларны аермыйм, бербөтен итеп күрәм. Шулай да, бүген остаз дәрәҗәсенә күчкәнмендер” дип җавап биргәнсез...

– Һәрбер кеше дә үз тормышында тәҗрибә җыя. Шундый бер вакыт килеп җитә: ул байлыкларны яшьләргә тапшыруны кирәк дип саный башлый. Бу – табигый закончалык. Әйе, үземне остаз, дип әйтергә нигез юк түгел. Мин гомерем буе укытучылык белән шөгыльләндем. Яшьләргә генә түгел, җәмгыятебезгә ни кирәклеген күрәм. Бүгенге көндә мәктәп балалары, ВУЗ студентлары, райондагы музыка мәктәпләре, фольклор коллективлар, иҗтимагый оешмалар белән күп эшлим. Үземә дә рәхәт, җәмгыятькә дә файдалы. Сүз уңаеннан, хәзер барлык мөмкинлекләр ачылды. Элек, керәшен җәмгыяте турында әйтәм, кайбер эзләнүләрне яшерен эшләсәк, бүген Халыклар дуслыгы йорты да, мәдәни үзәк тә безне хуплый. Үземне кирәкле дип саныйм. Шәкертләр дә, өйрәнүчеләр дә булгач, милли йөзебез алдагы көндә дә яшәр.

– Ә кемнәр белән эшләү авыррак: мәктәп балаларына аңлатумы, әллә күзаллаулары формалашкан олыларга тәэсир итүме?

– Балалар бик төрле. Кемдер телне белә, ләкин кызыксынмый. Ә берәүләр белмәсәләр дә, тарих һәм мәдәният белән кызыксына. Авылда үскән бала, авылдан туя, ничек чыгып качарга белми, шәһәрдә ул заманча яши, үзен хәзерге заман кешесе итеп хис итә. Ә шәһәрнекеләр, киресенчә, дискотекалардан туеп, үз тамырларына тартыла. Парадокс. Авылда да тел белүчеләр кими. Әйтик, мәдәни үзәкнең эше бик кирәкле, яшьләргә вакытында мөмкинлек, мәгълүмат бирсәк, кеше үзенә рухи канәгатьләнү ала. Барлык төр мәгълүмат, кызыксынучы һәркем җиңел генә таба алырлык булырга тиеш. Менә бу урында белемле кешеләргә ихтыяҗ туа. Үземә мөрәҗәгать итүчеләр дә күп, сөенечле. Тормыш катлаулы гына түгел, бик җаваплы да...

– Остаз буларак, төп миссиягезне нәрсәдә күрәсез?

– Сәләте һәм теләге булган дәвамчыларга үсәргә ярдәм итүдә. Кайвакыт өмет итеп йөргәннәре дә башка өлкәгә китәргә мөмкин. Андыйлар шактый булды. Дәүләттән дә ярдәм көтәбез. Бергәләп эшләсәң, нәтиҗәлерәк була. Документларда, рәсми җыелышларда да сәнгать аша патриотик тәрбия бирү турында сөйлиләр. Ә баксаң, музыка укыту программаларында – Бах, Бетховен, Вагнер кебек йөзләгән композиторларны өйрәтү, ә менә үзебездән чыккан композиторларны яшьләр белми. Әле шундый кызык күренеш: композиторлар союзында керәшеннәр арасыннан бер генә член бар – ул да мин. Ә мин композитор түгел бит, музыка белгече. Керәшеннәр көй, җыр беләләр, диләр. Без бер композитор да тәрбияли алмаганбыз. Фольклор, милли музыкага игътибар бирсәк, бездән дә берәр бөек керәшен үсеп чыгар.

Мастерское өендә – балкон белән аш бүлмәсендә икән. Уен коралларын күбесенчә үзе ясаган. Әмма инструментлар ясарга өйрәтү белән махсус шөгыльләнми, бары тик студентларга лекцияләр генә укыганы бар икән. “Уен коралларының милләте юк. Һәр теләгән кеше уйный ала”, – ди Геннадий Михайлович. “Әнинең бабасы думбрада уйнаган. Үсмер чагымда ясаган идем. “Юк эш белән шөгыльләнәсең”, – дип әти орышты. Соңрак ул фикереннән кире кайтты. “Мин дә гомер буе гөслә ясарга теләгән идем”, – дип әйтте. Аның хыялын чынга ашырдым. Думбра да, гөслә дә ясыйм. Беренче курай-сыбызгымны әти ясап бирде. Думбра, кубыз ясаучы күп кешеләр белән аралаштым, мәгълүмат җыйдым. Мәсәлән, Виталий Агаповның бабасы – “кубызчы Иван” дип әйтәләр иде – аңа 123 яшь булган булыр иде. Аның белән күрештек, сөйләштек. Кеше үзе дә ясый ала икән дип, уйладым. Гөслә уйнаучылар әле хәзер дә бар – Балтач, Арча ягында, Зәйдә, Нагайбәктә”.

“О, бу – экзотика”

– Ләкин яшьләр арасында бер тенденция күзәтелә: берәүләр борынгылыкка искелек дип карап, авылда гына калсын, ди; икенчеләре – “о, бу бит экзотика!” дип, борынгы әйберләргә тартыла, аны көнкүреш образларына кертә...

– Шулай ук, совет заманыннан калган күренеш. “Болай җырламагыз, романслар тыңлагыз” дигән установкалар инерция буенча бара. Әйе, попсага тартылсалар да, без соңгы көчебезгә кадәр традицияләрне, телне сакларга тиешбез. Бездә генә өзелмәсен, урталыкны табасы иде бу эштә. – Әле “альтернатив музыка” дигән төшенчә дә бик актуальләшеп китте. Сер түгел, узган көздә керәшен яшьләре үзләренең заманча кием коллекциясен тәкъдим итте. Моңа ничек карыйсыз? – Кайбер урыннары белән килешмәсәм дә, уңай карыйм. Тамырларны бөтенләй үзгәртеп бетерү дөрес булмас. Түбәтәй урынына бейсболка киеп, һәрхәлдә, аны “түбәтәй” диясе түгел. Әйберне атап кына, аның асылы үзгәрми. Заманча элементлар өстәп, эчтәлеген үзгәртмичә калдырганда гына, керәшен көе керәшен көе булып калачак.

– Сез шушы җаваплы миссиягездә үзегезне ялгыз хис итмисезме? Милли мәсьәләләрне яшьләргә аңлатучылар арасыннан тагын кемне атар идегез?

– Алар, һичшиксез, бар. Һәркем үз юнәлешендә кайный. Язучылар да, җырчылар да, драма театры артистлары да – һәрбер өлкәдән атый алам. Булдыра алганча тырышалар. Мәдәни үзәкнең дә роле зур. Ләкин гуманитар юнәлештә кадрлар җитмәве сер түгел. Кешеләр техника белән бәйле һәм акчалы эшкә тартыла.

– Ә сезнең остазларыгыз кем иде?

– Беренче остазларым – әти-әни, әбием. Мәктәп елларында миңа тәэсир иткән укытучыларым, Әлмәт музыка училищесындагы мастерларым, пединституттагы педагогларым да. Алга таба халык иҗаты буенча зур белгечләр – Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Илбарис абый Надыйровны атар идем. Фәннәр академиясенә килүем дә алардан башланды.

“Инкубатор чебиләре төсле булмасын”

– Сезгә ярдәм сорап килүчеләргә һәм, гомумән, студентларыгызга нинди киңәшләр бирәсез?

– Беренче чиратта, иҗат итәргә тырышкан һәрбер кешенең үз фонотекасы булырга тиеш. Авылда яшисең икән, әби-бабайлардан көйләрне яздырып ал. Туганнарың белән сөйләш, өйрән, дәвам итәргә тырыш. Фотоальбом төзе. Зиратка барып, кабер ташларындагы тамгаларны өйрән. Заманында аларны өйрәнүчеләр күп булган. Районнардан килүчеләр, гадәттә, костюмнар белән бәйле сораулар бирә. Иң дөресе: бу эшне ательега тапшырасы түгел, ә сандыкларда яткан киемнәрне тартып чыгарып, өйрәнәсе. Сәхнәдә чыгыш ясаган коллективларның киеме Питрәч кошчылык фабрикасы чыгарган чебиләр төсле булмасын иде. Һәр төбәкнең “тәмле урыны”, үзенчәлеге бар. Шуларны өйрәнәсе. Менә бу дөрес юл була.

– Киләчәккә нинди прогнозлар бирер идегез?

– Төрлечә булырга мөмкин. Бүгенге көндә тел проблемасы, аеруча, мөһим, чөнки бөтен әйбер дә тел аша күчә. Күп кенә халыклар рухи мирасын башка телләргә тәрҗемә итәргә өйрәнде. Бу “конвертируемость культуры” дип атала. Бер заман берәүнең дәртле итеп, испанча болеро башкарганын ишеттем, тыңлый башлагач, төрекчә җырлаганын аңладым. Шулвакыт “менә бит болай да була икән ” дип уйлап куйдым. Бу сәер, әмма мирасны саклап калуның бер юлы булыр иде. Ләкин бездә моның өчен бик оста “тәрҗемәчеләр” юк, чөнки... дәүләт заказы да юк. Ләкин төрле юллар белән тырышабыз. Остазлар – бирә, ә шәкертләр ала белсә, киләчәгебез дә булыр.

Геннадий Михайлович белән тулы интервью һәм думбрада уйнау буенча мастер-классны да түбәндәге видеода карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев