Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий Макаров: Бакалы керәшеннәре фабрика балалайкасын – думбра, скрипканы кубыз дип әйтә

Галим 1978 елның июль аенда Башкортстанның Бакалы районы Яңа Балыклы авылында экспедиция вакытында күргән-белгәннәрен искә алды.

Бакалы районы керәшеннәре хәзерге көнгә кадәр фабрика балалайкасын – думбра, скрипканы кубыз дип әйтәләр һәм оста итеп уйнап такмаклар башкаралар. ХХ йөз башындагы тормыш үзгәрешләре башлангач, милли сәнгатьнең буыннар арасындагы тиешле җепләре өзелә һәм эзлеклелек механизмы сындырыла, традицион йолалар юкка чыга башлый. Мондый вакытта авылларда музыка коралларын ясау гамәле дә тукталып кала. Әмма соңгы елларда фольклор экспедицияләре барышында безгә бер ничә тапкыр борыңгы думбра ясау омтылышларын очратырга туры килде.
1978 елның июль аенда Башкортстанның Бакалы районы Яңа Балыклы авылында махсус барган идем. Анда авылның Мәдәният йортында оештырылган фольклор коллективы вәкиле, укытучы Топорков Сивалат агай (1912 елда туган) белән күрештем. Ул үзенең бала чагында күреп белгән думбра коралын ясарга карар кыла. Балта эше белән яхшы таныш, оста кубызчы (скрипкәче) буларак, ул элеккеге гөслә, думбра уйнау традицияләрен хәтерендә тирәннән саклаган ветеран булып чыкты.
Думбра ясаганда ул фабрикада эшләнелгән мандолина корпусын кулланган, чөнки, авыл өлкәннәренең фикерләре буенча, аның ярым түгәрәк кысасы борыңгы думбра үрнәкләренә якын булган. Ул аңа озын сап беркеткән. Үкенечкә, думбра сабына сарык эчәгесеннән махсус эшләнелгән сеңерләр белән пәрдәләр (бирнәләр) бәйли белүчеләр калмаганга, Сивалад агайның думбрасы уйнауга яраксыз булып чыга. Ул тагы бер көрәк сыман, яссы корпуслы думбра ясаган. Корпусының иңе 15 см, буе 35-40 см. Итеп эшләгән, грифын фабрика мандолинасыннан алып куйган һәм думбраның гомуми буе 75 см булган. Сабында әзер пәрдәләр булуга карамастан бу думбра шулай ук уйнарга ярамаслык булган. Тәҗрибәләр шушының белән тәмамланган. Бүгенге көндә авылның фольклор коллективы әлеге думбраларны бутафор кораллар рәвешендә куллана. Хәзер ничектер, анысын белмим.
Әмма иске думбра сәнгатен, җуелган традицияләрне тергезүгә юнәлдерелгән әлеге омтылыш факты – шушы этник төркемнең рухи ихтыяҗларын үз көчләре белән үк канәгатьләндерергә тырышуларының бер чагылышы дип бәяләп була.

Геннадий Макаров, 

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Фотолар автор архивыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев