Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Газ керткән өчен

Татарстанда билгеле бер ташламага ия кешеләргә үз йортларына газ үткәрүгә киткән чыгымны кайтарачаклар

Бу максат өчен республика бюджетында барлыгы 195 миллион сум акча каралган. Әмма ул ташламага ия кешеләргә генә кагылачак. Торбаны ишегалды аша йортка үткәрүгә һәм газ җайланмасы алуга тотылган акча өчен биреләчәк компенсациянең иң зур суммасы – 80 мең. 

Әлеге өстенлектән Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, I  һәм II группа инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр, шулай ук, айлык табышы 10 мең сумнан артмаган гаиләләр файдалана алачак. Ә айлык табышы 10 меңнән 19 мең сумга кадәр булган гаиләләр 75 процент компенсациягә өметләнә ала.

2022 елда 8,5 мең хуҗалыкка газ кертү күздә тотыла. Бу мәсьәлә буенча елның 28 январена республика халкыннан 9,6 мең үтенеч кергән, шуның 7,6 меңе хупланган.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев