Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гармун алыйк әле, дуслар!

Менделеевск районының өч авылы мәдәният хезмәткәрләре җыр кичәсенә җыелды.

23 август Менделеевск районының Сәйтәк, Тойгуҗа, Псәй авылының мәдәният хезмәткәрләре Турай авылында "Гармун алыйк әле, дуслар!" дигән җыр кичәсенә җыелды. Кичәнең максаты: онытылып бара торган татар халык җырларын искә төшерү, барлау, үзара тәҗрибә уртаклашу.

- Бергәләшеп җырлап, күңел ачтык. Мондый очрашулар һөнәри осталыкны арттырырга да нык ярдәм итә. Турайлылар хезмәттәшләрен, гадәттәгечә, ачык йөз, тәм-том тулы өстәл белән каршы алдылар. Бик зур рәхмәт! - дип яза Сәйтәк авылы клубы хезмәткәрләре.

2022 ел Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Бу елның максаты илебездәге этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыклар һәм этник берләшмәләрнең үзенчәлеген, шулай ук матди булмаган мирасын (моңа әкиятләр, йолалар, сәнгать кәсебе, җырлар, биюләр керә) саклау һәм танытудан гыйбарәт. Шул уңайдан, районнанарда бәйрәмнәргә, традицияләргә игътибар бирү мөһим.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев