Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина Васильева: "Икенче көнне мәктәпкә укырга баргач, күкәй җыярга чыккан балаларга линейкада кисәтү ясыйлар иде"

Пасха белән бәйле балачак хатирәләре белән Галина Васильева уртаклаша

Кечкенә чактан ук Олы көн - минем өчен иң якты зур бәйрәмнәрнең берсе. Бу көн бик зурлап уздырыла. Олы көнгә кадәр өйне юып чыгарга кирәк, бу җиңел эш түгел. Элек идәннәрне, стеналарны, түшәмнәрне пычаклар белән ышкып юалар, яңа кием-салымнар тегәләр иде. Бәйрәмгә берничә көн кала, «атап» күкәй җыю йоласы уздырыла. Мәсәлән, гаиләдә бер көнгә бер кеше билгеләнә һәм тавыклар салган барлык күкәйләр аныкы булып санала. Безнең гаиләдә 7 кеше - әти-әни, дүрт бала һәм әби. Салынган күкәйләрне көн саен санап бара идек. Мәсәлән, минем көндә күкәйләр әз керә, бер-ике генә, ә ел да сеңлем Марина өлешенә 6-7 күкәй тия иде.

Исемдә калган әле, мин бәләкәй чагында, авылда чабата кияләр иде. Олы көнгә яңа чабаталар ясала, чабатага су кермәсен өчен, шакмаклардан күтәртмәләр тагалар. Күтәртмәләр Олы көн өчен генә түгел, су үтмәсен өчен.

Менә көтеп алган Олы көн дә килеп җитә. Бары-югы балаларын чуктай итеп киендергән, иске ыштаннар юылган, күлмәкләр үтүкләнгән. Урам тутырып бала-чага уйнап йөри, иртәдән кичкә кадәр өлкәннәр бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Олы көндә авыл гөрләп тора. Авылда күкәй җыючылар, бала-чагалар шактый була торган иде ул елларда. Әмма икенче көнне мәктәпкә укырга баргач, күкәй җыярга чыккан балаларга линейкада кисәтү ясыйлар иде. Заманасы шундый булган инде.

Яшьләр, балалар тау башында, чирәм кипкән җирләрдә күкәй тәгәрәтәләр. Бөтен кешенең күзләрендә елмаю, туганлык. Бу дуслык бәйрәменә әйләнә. “Олы көннәр керәшеннәр өчен яз, балачак, балалар бәйрәме, дуслык бәйрәме ул”, – дип язып калдырган бит якташ язучыбыз Аяз Гыйләҗев тә.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев