Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина Скворцова: Кр.Баран мәктәбе Роспотребнадзор таләпләре буенча яңа уку елына әзер

Яңа уку елы башланырга да санаулы көннәр калып бара.

Белем бәйрәмен укучылар да, педагоглар да зарыгып көтәләр. Чөнки язгылыкта Россиягә килеп җиткән Пандемия аркасында, мәктәпләрдә дәресләр туктатылды, балалары елны онлайн укып тәмамладылар.

Татарстан районнарындагы керәшен авыллары мәктәпләрендә хәлләр ничегрәк? Бүген Алексеевск районындагы Красный Баран авылы мәктәбе белән хәбәрләштек.

Галина СКВОРЦОВА, рус теле һәм әдәбияты укытучысы:

"Дистанцион укытуны традицион укыту белән чагыштырып булмый, билгеле. Беренче вакытта авыррак булды. Ләкин кеше бар нәрсәгә дә тиз ияләшә икән. Красный Баран мәктәбе тугызъеллык санала, анда барлыгы 22 бала укый. Мәктәп Роспотребнадзор таләпләре буенча яңа уку елына әзер: антисептиклар куелды, температура үлчәү җиһазлары алынды. Шулай ук, котельнаяга тулысынча ремонт ясалды. Җылы һәм якты мәктәп зарыгып укучыларын көтә!" - диде Галина Ивановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев