Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина Романова: "Минем хобби - шигърият"

Шигырьләр язу Галина Романованың күптәнге хыялы була

Галина Романова Иксуар авылында 1944 елда зур гаиләдә туа. Сугыштан соңгы елларда эшче көчләр, бигрәк тә ир-атлар җитми. Шуңа күрә иң олы бала буларак, кечкенә сеңелләрен һәм энеләрен тәрбияләп, карап торырга туры килә. Өйдә эш-мәшәкатьләр җитәрлек була, өстәвенә, әти-әниләр көне буе эштә булганда.

- Мин бик иртә, 17 яшемдә кияүгә чыктым, - дип сөйли Галина Филипповна. - Булачак ирем - Николай Тимофеевич ул вакытта күрше Керәшен Сәрдәсе авылында шофер булып эшләде.

Ә мин фермага сыер савучы булып урнаштым. Беренче вакытта минем карамакта 25 савым сыеры бар иде. Әлбәттә, авыр булды. Ул вакытта барысын да диярлек кулдан эшләргә туры килде. Авыр сөт флягаларын ташу дисеңме, ә катнаш азык салынган капчыклар 50шәр килограмм иде. Шулай да тырыштык, эшләдек, зарланмадык. Безне кечкенәдән үк эшкә өйрәтеп үстерделәр! Крестьян хезмәте, чыныгу, күнекмәләр ярдәм итте.

Галина Филипповнаның терлекчелектәге стажы 43 ел тәшкил итә. Ул 33 ел сыер савучы булып, моннан тыш 5 ел бозау караучы һәм бозаулату бүлегендә эшләгән. Пенсиягә чыккач та, ындыр табагында хезмәт куйган.

Ире белән бергә алар биш бала — дүрт кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары югары белем ала, уллары Тимофей механизатор булып эшли.

- Мин үзем кайнанам белән 30 елдан артык бергә яшәдем, хәзер - киленем белән, - ди ул. - Элек хуҗалык эшләрендә булыша идем, хәзер төп эш улым белән киленем өстендә. Күңелсезләнеп утырырга туры килми. Китапханәгә, төрле чараларга, кибеткә, чишмәгә суга йөрим. Бәйләргә, чигәргә яратам, барлык кызларыма һәм оныкларыма оекбашлар бәйләдем, кровать җәймәләре, сөлгеләр әзерләдем.

Галина Филипповнаның тагын бер шөгыле бар, ул шигырьләр язарга ярата. Аның шигырьләре, нигездә, туган як, табигатьнең матурлыгы, кешеләр турында.

- Мин туган ягымны, табигатьне, кешеләрне яратам. Алар — минем шигырьләрнең төп геройлары. Шигырьләр язу күптәнге хыялым иде. Яшь чакта, билгеле булганча, эш, өй мәшәкатьләре белән мәшгуль идем. Хәзер вакыт күп – шигырьләр язарга да вакыт җитте. Хәтта бәйләгәндә дә ручка һәм дәфтәр һәрвакыт янымда гына тора. Илһам көтмәгәндә килә бит, шигырь юллары үзеннән-үзе кәгазь битенә төшә. Шигырьләрдән тыш, проза, автобиографик, кечкенә хикәяләр язарга яратам, - дип сөйли ул үзенең мавыгулары турында.

Ул авылдагы төрле чараларның еш кунагы. Аны мәктәпкә, авыл мәдәният йортына чакыралар, ул анда шигырьләр укый, тарихи истәлекләр сөйли.
- Минем авылдашым Галина Филипповна - шат күңелле кеше. Ул тормышны ярата, - ди аның турында авылдашы Нина Фадеева. - Өстәвенә, әле ул яшьләрнең остазы да булып тора.

Илшат Гайсаров, "Алга" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев