Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина Казанцева турында кызыклы фактлар

Талантлы җырчы һәм ординар булмаган иҗади шәхес, матур тавышы, сәхнә сөйкемлелеге белән музыка сөючеләрне Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә үзенә гашыйк итә

Тукай районы талантларга шактый бай район. Бүген сүзебез танылган опера җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты Казанцева Галина Александровна турында булыр. 

Казанцева Галина Александровна 1953 елның 12 ноябрендә Тукай районы Маҗын авылында дөньяга килә. Әтисе Александр Казанцев авылның иң яхшы комбайнеры була. Ул кечкенә Галинаны бер эштән дә курыкмаска, нык булырга өйрәтә. Әнисе исә керәшен җыруларына мәхәббәт уята. Галина Александровна 5 яшьтән җырлый башлый.

10 сыйныфны бетергәндә үзенең тормышын җыр белән бәйләргә карар кыла һәм Әлмәт музыка училещесына юл тота. 1969 елның 01 сентябреннән 1973 елның 01 июленә кадәр Әлмәт шәһәренең ТАССР Әлмәт музыка училищесында белем ала. Чыгарылыш имтиханнарына Казан дәүләт консерваториясеннән госкомиссия килә һәм барлык студентлар арасыннан нәкъ Галина Александровнага әлеге уку йортына укырга керү өчен юллама тапшыралар.

1973 елның 01 июленнән 1978 елның 1 июленә кадәр Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. 1978 елның 15 апрелендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты итеп билгеләнә.

20 ел дәвамында Галина Казанцева М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисткасы булды. Ул «Кармен» (Микаэла), «Богема» (Мюзетта), «Алтынчәч» (Алтынчәч), «Черноликие» (Галима), «Башмачки» (Сарвар) спектакльләрендә әйдәп баручы партияләрне башкара.

1991 елдан - Казан керәшеннәр җәмгыяте советы әгъзасы - керәшен халкының музыкаль-фольклор мирасын үстерү һәм саклау эшендә инициатор һәм оештыручы. Вокаль-сәхнә осталыгы һәм иҗат имиджы буенча педагог. 1990 елларда “Айбагыр” халык фольклор ансамбле оеша. Галина Александровна Казанцева ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе.

Талантлы җырчы һәм ординар булмаган иҗади шәхес, матур тавышы, сәхнә сөйкемлелеге белән музыка сөючеләрне Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә үзенә гашыйк итә.

2000 елның 25 декабрендә Галина Александровна Казанцевага Татарстан Республикасының Халык артисткасы исеме бирелә.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев